Казан университеты галимнәренә фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләре тапшырдылар

КФУ вәкилләре шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә ия булдылар.

Казан ратушасында  фән һәм техника өлкәсендә 2020 елгы Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләделәр. Алар арасында — Казан федераль университеты галимнәре дә бар.

Исегезгә төшерәбез, 8 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән һәм  советының,  Фән һәм технологияләр елын әзерләү һәм уздыру буенча Республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышын уздырды. Анда Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Фәнни оешмаларның гомуми саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында алдынгы урыннарны били. Республиканың тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторы фән һәм технологияләр өлкәсендәге барлык төп сегментларны берләштерә. Фәнни тикшеренүләргә тотылган чыгымнарның гомуми күләме соңгы 10 елда бермә бер артты һәм 18 млрд. сумны тәшкил итте.

«Россиядә Фән һәм технологияләр елын үткәрү безгә эшчәнлекнең фәнни һәм сәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлек буенча зур һәм нәтиҗәле мәйданчыклар формалаштыру, федераль ярдәм булган проектларда актив катнашу, яшьләрне фән һәм технологияләр өлкәсенә җәлеп итү, фәнни эшләнмәләрне һәм галимнәрне тәкъдим итү һәм популярлаштыру өчен яхшы мөмкинлекләр бирә», — диде ТР Президенты.

Киңәйтелгән утырыштан соң бүләкләү тантанасы булды.

15 галим 2020 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты булды. Алар арасында Казан федераль университеты вәкилләре дә бар: Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, шул ук институт директоры урынбасары Рафаэль Вәлиев, шулай ук институтның  Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков.

«Премия — ул барыннан да элек минем өчен төп эшчәнлекне бәяләү: тарихны, археологияне, архитектураны һәм сәнгатьне үз эченә алган комплекслы тикшеренүләр үткәрү, шулай ук мәдәни мирасны саклауның киң темасы белән бәйле күп кенә мәсьәләләр. Мәдәни мирас — илнең, халыкның тиңдәшлеге күрсәткече; асылда, без аны мәдәни код дип атыйбыз, — диде Р.Вәлиев. —  Тикшеренүләр безнең мәдәни мирас объектларына федераль дәрәҗәгә генә түгел, дөнья дәрәҗәсенә дә чыгарырга мөмкинлек бирде. Аларның тиңдәшсез универсаль кыйммәтләрен исбатлый алдык, моның дәлилләреннән башка бер объект та бөтендөнья мирасы исемлегенә керә алмый (Успенский соборы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге монастыре, Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән). Асылда археологик һәйкәлләрне консервацияләү методикасы эшләнде».

Вәлиев сүзләренчә, хәзер галимнәр алдында башка бурыч тора: фәнни мирасны тәкъдим итү — Казан университеты обсерваторияләрен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен номинацион досье әзерләү.

Бу көнне шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Аларга Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин, Инженерия институты директоры Наил Кашапов, Фундаменталь медицина һәм биология институтының Фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов һәм А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының органик химия кафедрасы мөдире Игорь Антипин лаек булдылар.

«Бу бүләк — безнең зур һәм тату коллективның, тулаем КФУ һәм мин эшләгән психология һәм мәгариф институтының эшчәнлеген бәяләү. Бу казанышларда минем тыйнак өлешем дә бар. Эшебезнең төп нәтиҗәләре буларак, мин КФУда педагогик белем бирүнең әһәмиятен күтәрүне күрәм, бу еллар эчендә укытучылар әзерләүнең Россия дәрәҗәсендә генә түгел, чит ил дәрәҗәсендә дә таныла торган заманча системасын булдырырга мөмкинлек бирде. Казан федераль университетына, җитәкчелегенә, хезмәттәшләремә  зур рәхмәт. Биредә эшләвем белән горурланам», — диде А.Кәлимуллин.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, ТР Президенты матбугат хезмәте, фото: ТР Президенты матбугат хезмәте