Казан университеты «Интерфакс» университетлары рейтингында топ-10га керде

Россиянең 341 университеты эшчәнлегенә бәя бирелде.

2021 елда университетларның  XII илкүләм рейтингы (НРУ) нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты унынчы урынны алды. Рейтинг «Интерфакс» мәгълүмат төркеме тарафыннан әзерләнгән.

Университетларның эшчәнлеге алты критерий буенча бәяләнде: мәгариф эшчәнлеге, бренд, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, социализация, интернационализация (халыкара хезмәттәшлек) һәм инновацияләр.

Казан федераль университеты унынчы позициядә, 1000нән 721 балл җыйды. Университетның «Мәгариф» параметры буенча эшчәнлеге югары бәяләнгән — 899 балл (параметрик рейтингның 10 нчы баскычы); «Университетның социаль мохите» параметры буенча — 958 балл (параметрик рейтингның икенче баскычы). Шулай ук КФУ Идел буе федераль округы университетлары рейтингында  1000 баллга бәяләнеп, беренче урынга лаек булды.

Бәяләү университет вәкилләре тарафыннан тутырылган анкеталарны эшкәртү, уку йортлары тарафыннан үз сайтларында урнаштырылган ачык мәгълүматлар, Россия Фән һәм югары белем министрлыгының мәгълүмати ресурслары, шулай ук «СПАРК-Интерфакс» һәм «СКАН-Интерфакс» мәгълүмат-аналитик системаларыннан алынган мәгълүмат нигезендә уздырыла.

НРУ проекты кысаларында Россиянең 341 университеты эшчәнлеге бәяләнде. Рейтингка илнең барлык статуслы университетлары: 29 илкүләм тикшеренү университеты, 10 федераль, 33 терәк, шулай ук  5-100 проектында катнашучы 21 университет кертелгән. Моннан тыш, дәүләтнеке булмаган 11 университет эшчәнлеге бәяләнгән.

Белешмә өчен. «Университетларның илкүләм рейтингы» (НРУ) проекты «Интерфакс» төркеме тарафыннан 2010 елдан гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты — Россия югары уку йортларын һәм аларның белем бирү программаларын бәяләүнең бәйсез системасы механизмнарын һәм процедураларын үстерү, Россия мәгариф системасының конкуренциягә сәләтлелеген, фәнни тикшеренүләр һәм технологик эшкуарлыкны үстерү, федераль һәм төбәк университетларын үстерү.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Максим Зарецкий