Космосны үзләштерү эпохасы кешесе Казан федераль университетына 24 нче август, кичен килгән иде. Төп максаты — «Айны тикшерү һәм космик технологик мирас» Халыкара фәнни симпозиумда катнашу.
Мөмкинлектән файдаланып Алексей Леоновка КФУ Физика институты һәм башка бүлекчәләрнең фәнни эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. КФУ ректоры Илшат Гафуров белән очрашуда фәнни инфраструктураның үсеше һәм фәнне популярлаштыру, бигрәк тә КФУ музейлары эше турында фикер алыштылар. Әңгәмәдән соң университетның фәнни казанышларын тәкъдим ителде. Казан университетының Зоология музее Россиядә үз темасы буенча иң бай коллекциягә ия музей. Биредә, чыннан да, уникаль экспонатлар арасында мәгариф системасының үсеше турында сөйләшү узды. Аны Планетарий территориясендә дәвам иттеләр.
КФУ Планетарие Россиядә иң зурлардан һәм шул ук вакытта — иң яхшы җиһазландырылганнар арасында. Мактаулы кунак өчен территория һәм гомумән университетның мөмкинлекләре турында экскурсия үткәрделәр.
«Хәзер без үз алдыбызга Планетарийдан ерак һәм якын космосны популярлаштыру өчен федераль үзәк ясау бурычы куйдык. Биредә без студентлар яши һәм тулы инфраструктура белән куллана алырлык, практика һәм стажировка өчен кирәкле тулай торак белән бергә зур үзәк төземәкче булабыз,» — диде КФУ ректоры Илшат Гафуров.
Моннан тыш КФУ ректоры бүген Казан университеты Планетариена герой-космонавт Алексей Леонов исемен бирү турында беренчел ризалык алу турында белдерде. Бу хәл төрле рәсмилекләрне үткәннән соң булачак. биредә үк космос музее да булдырылачак.
Тиздән Обсерватория һәм Казан университеты Планетарие яңа күренеш һәм максатка ия булачак.