Казан университеты профессоры Фәһимә Хисамованы соңгы юлга озаттылар

Бүген филология фәннәре докторы, профессор, бөтен гомерен фәнгә багышлаган галимә Фәһимә Хисамованы татар җәмәгатьчелеге соңгы юлга озатты. Ул 17 сентябрь көнне арабыздан китеп барды. Мәрхүмә белән хушлашу Рихард Зорге урамында, галимә яшәгән йортның ишегалдында узды. Профессор белән хушлашырга аның хезмәттәшләре, укучылары, гаилә дуслары, язучылар, фән эшлеклеләре җыелган иде.

Соңгы юлга озату мәрәсимен КФУның Лев Толстой исе­мен­дәге филология һәм мәдә­ни­ятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов алып барды. Мәрхүмәнең хезмәттәшләре, остазлары турында сүз әйтергә теләүче укучылары шактый килгән иде.

“Хөрмәтле җәмәгать! Безгә бүген бик авыр. Без бүген үзебезнең иң яраткан укытучы-остабызны, иң олпат коллегабызны соңгы юлга озатабыз. Бу хәбәр бик көтелмәгән булды, без моны бик авыр кичерәбез. Фәһимә апа безне тормышка өйрәтте, иң беренче ул безгә белем бирде. Шушы белемнәрне кулланып, ничек эшләргә, ничек яшәргә өйрәтте. Һәрберебез өчен үрнәк иде. Фәһимә апа, урыныгыз җәннәттә, каберегез нур эчендә булсын. Без сезне һәрвакыт яратып хәтеребездә сакларбыз. Бәхил булыгыз, рәнҗеп китмәгез”, — диде Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова.

Фәһимә Хисамова Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты белән тыгыз мөнәсәбәттә яшәгән галимә буларак билгеле. Аның белән хушлашырга Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин да килгән иде.

“Тел белеме өлкәсендә олы шәхес буларак, җәмгыятьтә зур үзгәрешләр барган вакытта, милләтләр алдына телләребезне саклау мәсьәләсе куелган вакытта олы галимәбезне югалту – күңелгә икеләтә авыр. Фәһимә апабыз гомер буе мөгаллимлектә булды, Казан университетында эшләде. Әмма ул академик фән дөньясында да үз кеше иде. Ул һәрвакыт безнең белән бергә булды. Дәүләт Советындагы, Хөкүмәттәге барлык зур проектларда да катнашты, бәяләүче буларак та мөрәҗәгать ителә торган кешеләрнең берсе ул иде. Ул соңгы еллардагы зур проектларда, узган елга кадәр, турыдан-туры катнашты. Шуңа күрә бүген Фәһимә апаның якыннары, туганнары гына түгел, фән дөньясы да ятимлек кичерә. Арабызда булмавын без әле алга таба ныграк сизәчәкбез. Фәһимә апаның исемен мәңгеләштерү, аны хәтердә саклау – ул безнең телебезне саклау, фән дөньясында алга китешебез булыр. Төрки дөньяда үз урыныбызны белеп яшәсәк, ул Фәһимә апа өчен бер истәлек, аның юлын дәвам итү булыр. Тыныч йокла, Фәһимә апабыз. Алга таба да сезнең хезмәтләр яшь буынга үрнәк булып юл күрсәтүче булып торыр”, — диде ул кайгы мәрәсимендә.

Фәһимә Миргали кызы – милләт, тел язмышы өчен янып яшәгән шәхес. Ул республикабызының төрле иҗтимагый оешмалары, Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы белән дә хезмәттәшлек итте.

Хисамова Фәһимә Миргали кызы 1936 елның 1 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1967-1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада профессор Диләрә Тумашева җитәкчелегендә белем ала. 1971 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1995 елда «Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе (XVI-XIX гг. башы») темасына докторлык диссертациясе яклый. 1998 елдан – профессор.

1999-2007 елларда — КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетының татар теле кафедрасы мөдире. Ф.М.Хисамованың фәнни эшчәнлеге ике юнәлештә – татар әдәби теле тарихы һәм хәзерге татар әдәби теленең грамматик төзелеше (морфология) өлкәсендә бара. Төп монографияләре (XVIII йөздәге татарча эш кәгазьләренең тел үзенчәлекләре. Казан: КДУ нәшр., 1981. 161 б.; Функционирование и развитие старотатарской деловой письменности XVI–XVII вв. Казань: Изд-во КГУ, 1990. 152 с; Татарский язык в восточной дипломатии России (XVI – начало XIX в.). Казань: Изд-во «Мастер-Лайн», 1999. – 407 с.) татар язма әдәби телендә рәсми эш кәгазьләре стиленең барлыкка килүен, үсү һәм кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклауга багышланган. Әлеге хезмәтләрдә XVI–XIX гасырларда язылган рәсми документлар теленә, төрле аспекттан чыгып, җентекле анализ бирелә, шул чорның иҗтимагый һәм тел вәзгыяте яктыртыла. Ф.М.Хисамованың төрле җыентыкларда һәм газета-журнал битләрендә басылган күпсанлы мәкаләләрендә дә әдәби тел тарихына караган мәсьәләләр урын ала.

Хәзерге татар теленең грамматик төзелешен өйрәнү аспирантура елларында ук башлана. Галимәнең татар телендә сыйфат фигыль кулланылышын ачыклауга багышланган хезмәте татар һәм рус телләрендә чыккан Академик грамматикаларның бер өлеше буларак дөнья күрә (1992 һәм 2002 елларда). «Татар теле: латин графикасына кайтуның фәнни нигезләре» (2004) дип аталган хезмәтендә хәзерге орфографиянең җитешсезлекләре күрсәтелә һәм латин графикасын кулланышка кертүнең зарурлыгы фәнни рәвештә аңлатыла. Татар теле кафедрасында кырык елдан артык эшләү дәверендә Ф.М.Хисамова татар теле фонетикасы һәм морфологиясе буенча программалар, методик кулланмалар, уку-укыту әсбаплары әзерли, вуз дәреслеге буларак тәкъдим ителә торган «Хәзерге татар әдәби теле. Морфология» (2006) китабын яза. 2017 елда исә галимәнең соңгы китабы – «Татар теленең тарихи грамматикасы» хезмәте дөнья күрә. Әлеге хезмәт тел тарихын өйрәнүчеләр өчен әйтеп бетергесез кыйммәтле ярдәмлек буларак дан казана.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА һәм КФУ сайты язмаларына нигезләнеп әзерләнде