Казан университеты профессоры, татар тарихы һәм мәдәнияте галиме, язучы, публицист Миркасыйм Госманов туган көн

Бүген, 31 май, Казан университеты профессоры, татар тарихы һәм мәдәнияте галиме, археограф, фольклорчы, язучы, публицист Миркасыйм Госманов туган көн. Әгәр исән булса 45 еллык фәнни эшчәнлегендә чыганаклар базасын баеткан, татар тарихына, әдәбият белеменә, мәдәниятенең тарихи мәсьәләләренә карата хезмәтләр калдырган миөхтәрәм шәхескә 82 яшь тулган булыр иде.

usmanov

Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов (Усманов) 1934 елның 31 маенда хәзерге Кытай Халык Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан Синьцзянь (Шенҗаң) провинциясенең (электә Шәркый Төркестан дип йөртелгән зур төбәк-илнең) Элә вилаяте Голҗа шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килгән.

Әтисе ягыннан ерак бабалары чыгышлары белән Казан арты төбәгенең Олы Мәңгәр авылыннан булган. Алар  XIX гасырның утызынчы елларында алар Казакъстан якларына китеп сәүдә эше белән шөгыльләнә башлаганнар. Якын әби-бабалары исә, Русиядәге 1917 елгы болгавыр чорда, «дөньялар тынычланганчы» дип, тагы да арырак – электә Русия концессиясе саналган Голҗа шәһәренә күчеп киткәннәр һәм, туган җирдә большевиклар режимы урнашып, Кытай белән дәүләт чикләре ябылгач, Русия гражданлыгын саклаган мөһаҗирләр сыйфатында шул Голҗа шәһәрендә төпләнеп калганнар.

Уку яшенә җиткәч, 1941 елда Миркасыймны Голҗа шәһәренең татар мәдәни-агарту оешмасы карамагындагы сигезьеллык татар мәктәбенә укырга кертәләр. Бу мәктәптә укулар, нигездә, Мәскәүдән һәм Казаннан китерелгән программалар, дәреслекләр буенча алып барылса да, аның балаларга белем бирүдә шактый гына өстенлекләре дә була. Иң әүвәл балалар беренче сыйныфтан ук татарча ике төрле, хәтта өч төрле язу-әлифбаны – рус, латин графикасын да һәм җирле шартларда рәсми кулланылышта булган гарәп язуын да параллель рәвештә өйрәнгәннәр. Бу исә Миркасыймны соңыннан гыйльми эшләрендә иң зарури булган гарәп язуын махсус өйрәнеп утыру мәшәкатеннән коткара. Икенчедән, Голҗа татар мәктәбендә балалар ,Тукай, Такташларның иҗаты белән беррәттән, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин кебек совет илендә тыелган милләтче әдипләрнең иҗатлары белән дә якыннан танышканнар. Татар мәктәбендә дүрт сыйныф укыганнан соң, Миркасыймны әтисе рус мәктәбенә күчерә.

gosmanov-mirkasim

1955 елда Госмановлар гаиләсе башка милләттәшләре белән берлектә кире СССРга кайтырга мәҗбүр була. Алар Казакъстанның Талды-Курган өлкәсендәге бер район төбәгенә килеп урнашалар. Миркасыйм монда өч елга якын төрле эшләрдә эшли, кичке мәктәптә укып, 1958 елда өлгергәнлек аттестатына имтихан тота һәм шул ук елны Казанга килеп, университетның татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Өченче курстан укуын тарих бүлегендә дәвам иттерә. Архивларда эзләнә, җәй айларында археологик һәм археографик экспедицияләргә чыгып йөри, көндәлек матбугатта уйгырчадан, казакъча, кыргызча, үзбәкчәдән кече күләмле проза әсәрләре, шигырьләр тәрҗемә итеп бастыра. 1962 елда кыргызчадан турыдан-туры аның тәрҗемәсендә Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» повесте аерым китап булып басылып чыга.

Тәрҗемә эшләре, гыйльми эзләнүләре белән беррәттән, шушы елларда М.Госманов, яшь укучыларны күздә тотып, әдәбиятның маҗаралы, фәнни-популяр жанрларында да каләмен сынап карый.

Университетны уңышлы тәмамлагач, М.Госманов 1964–1967 елларда аспирантурада укый һәм 1968 елны «ХVI–ХVII гасыр татарча тасвири тарихи чыганаклар» дигән темага кандидатлык диссертациясе, ә 1981 елны төрки-татар тарихының Алтын Урда чоры рәсми документларын – хан ярлыкларын тикшерүгә багышланган монографик хезмәте нигезендә Мәскәүнең Тарих-архив институты Гыйльми советы каршында докторлык диссертациясен яклап, тарих фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.

1967–1983 елларда М.Госманов Казан университетының СССР тарихы кафедрасында укытучы, доцент, профессор, 1983 елдан бу кафедраның мөдире һәм 1985–1990 елларда университетның проректоры булып эшли. 1989–2002 елларда ул университетның татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетының Татар халык тарихы кафедрасын җитәкли. 1992 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, 1984 елдан «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

Казанда яшәп хезмәт иткән Миркасыйм ага Госманов фани дөньядан 2010 елның 11 октябрендә 77 нче яшендә бакыйга китеп барды.

(Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.)