Казан университеты тарихы музее «Карантин-2020. Казан тәҗрибәсе» онлайн-күргәзмәсен әзерли

КФУ студентлары, мөгаллимнәре һәм вузны тәмамлаучылар күргәзмәне оештыруга үз өлешен кертә ала.

Күргәзмә карантин вакытында Казан федераль университеты, аның хезмәткәрләре һәм студентларының тормышын чагылдыручы уникаль материалларны үз эченә алачак.

Шәхси әйберләр, норматив-хокукый актлар, документлар, фотографияләр, аудио һәм видеоматериаллар, интернетка куелган сурәтләр, студент проектлары, анкета нәтиҗәләре — барлык җыелган артефактлар «Карантин-2020. Казан тәҗрибәсе» күргәзмәсен булдыру өчен нигез булачак.

Бу проект карантин вакытында башка кешеләр тәҗрибәсен өйрәнергә, төрле кыйммәтләрнең, тормыш һәм мәдәни практикаларның, белем бирү механизмнарының үзгәрешен һәм яңа тормышка җайлашу формаларын күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Бөтен дөньяда музейлар «коронавирус чоры» истәлекле дәлилләрен җибәрүне сорап, халыкка мөрәҗәгать итә. Мондый проектларны гамәлгә ашыручылар арасында — Берлин, Кельн музейлары һәм Казан университеты тарихы музее партнеры булган Н.В. Каразин исемендәге Харьков илкүләм университеты тарихы музее  да бар.

Илдә катлаулы эпидемиологик вәзгыять вакытында җәмгыять тормышында булган үзгәрешләрне аңларга мөмкинлек бирәчәк «Карантин-2020. Казан тәҗрибәсе» онлайн-күргәзмәсен оештыруда Казан федераль университеты студентлары, мөгаллимнәре һәм вузны тәмамлаучылар катнаша ала. Тәкъдимнәрегезне museums.kpfu@kpfu.ru электрон почтасына язып җибәрегез.

Автор: Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге