Казан университеты тарихы музеенда бөек композиторлар әсәрләреннән концерт була

Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе студентлары 21 гыйнварда Казан федераль университетында бөек композиторлар әсәрләрен башкарачаклар. 

Инструменталь музыка концерты Казан университеты тарихы музеенда үтәчәк. Ул Людвиг ван Бетховенның тууына 250, Николай Метнерның тууына 140, Морис Равельның тууына 145 ел тулуга багышлана.

Бөек композиторларның әсәрләрен башкаручылар — халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары. Яшь пианистлар Казан университетының 215 еллыгына КФУ ректоры Илшат Гафуров тарафыннан бүләк ителгән 1930 нчы елгы SEILER компаниясе фортепианосында уйнаячаклар. Казан университеты музеендагы концерт 17.00 сәгатьтә башлана. 1 сәгать тә 20 минут дәвам итәчәк. Теләгән һәркем килә ала.