Ул август башына кадәр эшлиячәк.
Казан университеты тарихы музеенда «Ботанический сад. Вехи истории» күргәзмәсе оештырылган. Ул Казан университеты Ботаника бакчасының 215 еллыгына һәм «XXI гасырда Ботаника бакчалары: үсеш стратегиясе, ботаника бакчалары эшчәнлегендә инновацион чишелешләр» семинар-киңәшмәсенә багышланган.
Искәртеп узабыз, бу КФУның Ботаника бакчасына багышланган беренче күргәзмә. Ул август башына кадәр эшләячәк.
Махсус әлеге күргәзмә өчен Казан университеты ботаник-галимнәренең 2021 елга кадәр фәнни элемтәләре һәм академик мобильлеге картасы булдырылды. Анда университет ботаник-галимнәренең бакчаны үстерүгә, шулай ук Томск, Саратов, Воронеж, Пенза һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге ботаника бакчаларын булдыруга керткән өлеше күрсәтелгән.
“Без Ботаника бакчасының барлыкка килүен, үсешен һәм бүгенге эшчәнлеген карадык. Безнең ботаника бакчасы төбәктә иң борынгыларның берсе иде, башка шундый ук бакчаларга башлангыч бирде. Күргәзмәнең үзенчәлеге шунда ки, Казан университеты Ботаника бакчасының башка ботаника бакчалары белән үзара бәйләнешен төзи алдык, аның Россия империясе һәм СССРның башка ботаника бакчаларын үстерүдә катнашуын күрдек», — диде Казан университеты тарихы музее хезмәткәре Алихан Гафаров.
Казан университетының Ботаника бакчасы өчен беренче үсемлекләрне Соликамск һәм Германиядән 1806-1807 елларда алып килгәннәр.
«Казан университеты шундый ук бакчаларның атасы, үзәге булды. Кызганыч, ХХ гасырда аның торышы начарлана. Шуңа да карамастан, салкыннарга аеруча чыдам үсемлекләрне коткарып кала алганнар. XX гасырда Казан университетының Ботаника бакчасы энтузиастлар, табигать яратучы студентлар тырышлыгы белән үскән. Шул сәбәпле хәзерге Казан зооботаника бакчасы оештырыла. Казан университетының Ботаника бакчасы Константиновка авылы янында 1983 елдан бирле эшли, ә элек университетның төп бинасы ишегалдында урнашкан булган «, — дип сөйләде А.Гафаров.
Казан университеты Ботаника бакчасында бик күп галим-ботаниклар эшләгән.
«Мәсәлән, Порфирий Крылов, Сергей Коржинский, Андрей Гордягин — Казан геоботаника мәктәбенә нигез салучылар. П. Крылов Себердә беренче ботаника бакчасын төзи. С.Коржинский Санкт-Петербургтагы Ботаника бакчасының төп ботанигы булды. Борис Келлер, Иван Спрыгин Пенза һәм Воронежда ботаника бакчалары төзегәннәр. Николай Троицкий Казан университетының Ботаника бакчасын 20 елдан артык җитәкли, җылылык сөючән үсемлекләр өчен беренче таш оранжерея аның вакытында барлыкка килә. Профессор Николай Леваковский эшләгән елларда, ботаника бакчасы фәнни тикшеренүләр өчен база була», — дип йомгаклады Казан университеты тарихы музее хезмәткәре.
Экспозицияне оештыруда Казан университеты тарихы музее, Э.А. Эверсман исемендәге Зоология музее һәм Гербарий хезмәткәрләре һәм Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә хезмәткәрләре катнашты.
Автор: Алинә Минневәлиева, автор фотосы һәм Казан университеты Тарих музееның «Вконтакте»дагы төркеменнән