2019 елда “Ученые записки Казанского университета” журналын гамәлгә куюга 185 ел булды.
Яңа ел алдыннан гына журнал редакциясенә күңелле хәбәр килеп ирешкән. «Ученые записки Казанского университета. Серия Физико-математические науки» журналы Scopus халыкара рефератив базасына кертелгән.
Журнал 1834 елда Николай иванович Лобачевский инициативасы белән гамәлгә куела. 2005 елдан журнал даими рәвештә 3 сериядә чыга башлый: “Гуманитар фәннәр”, “Табигыять фәннәре”, “Физика-математика фәннәре”.
“Ученые записки Казанского университета. Серия Физико-математические науки” журналының халыкара мәгълүмат базасына кертелүен Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъзасы, профессор, физика-математика фәннәре докторы, журналның мөхәррире аның халыкара дәрәҗәдә мөһимлеген әйтте.