Казан университетын — 200 сумлык акчага

28 нче июльгә кадәр барлык теләүчеләр твоя-россия.рф сайтында яңа 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Россиянең нинди символлары сурәтләнергә тиешлеге турында үз фикерен белдерә ала. Татарстаннан номинатлар арасында Казан федераль университетының төп бинасы да бар.

КФУ Инновацион эшчәнлек буенча проректор Андрей Артемьев әйтүенчә, яңа банкнотларга «эләгү» Казан университетына зур өстенлекләр бирәчәк. Аның фикеренчә, 200 сумлык акчада КФУ символын урнаштыру (акча әйләнешендә бу купюраны иң еш кулланыла торган купюра буласына шик юк) казан университеты брендын алга этәрүнең көчле инструменты булачак. Студентларга, диплом алучылар өчен — дипломны тану, статус чарасы.

Моннан тыш бу Казан университетының бай тарихы турында сөйләү мөмкинлеге. 210 еллык тарихка ия университетыбызда Лев Толстой, Владимир Ульянов-Ленин укыган, Николай Лобачевский ректор булган.

Андрей Артемьев фикеренчә, тагын бер мөһим фактор булып Казан университетының үзенә бертөрле статусы тора:

«КФУ – ул федераль университет, Идел буе федераль округында төп, зур вузларның берсе. Димәк, университетыбызның Идел буе федераль округы символы дияргә була. Инде бүген үк бу — Казан һәм Татарстан Республикасының гына түгел барлык төбәкнең танылган символы».

Исегезгә төшерәбез: Россия Банкы 200 һәм 2000 сумлык купюраларда нәрсә сурәтләнергә тиешлеген билгеләү максатыннан онлайн-сораштыру үткәрә. Тәкъдим ителгән символлар өчен һәркем тавыш бирә ала.

Тавыш бирү процедурасы җайлы: сайтта купюрада күрергә теләгән объектны һәм шәһәрне сайларга кирәк. Әгәр сез бу урында Казан федераль университетын күрергә телисез икән ссылтама аша узып тавыш бирә аласыз:  http://xn—-ctbtwbliac6kg.xn--p1ai/# . Сайтта тавыш бирү өчен популяр социаль челтәрләрнең берсе аша теркәлергә кирәк.