Казан университетын тәмамлаган Денис Осокин — Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Премия «Огородные пугала с ноября по март» әсәрләр җыентыгы өчен бирелде.

Казан университетын тәмамлаган прозаик, шагыйрь һәм сценарист  Денис Осокин — Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Традиция буенча премияне милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әһелләренә бирәләр. Денис Осокин быел «Огородные пугала с ноября по март» әсәрләр җыентыгы өчен  абруйлы бүләккә лаек булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу турыдагы указны имзалады.

Үз тәэсирләре турында прозаик Казан федераль университетының Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәгенә сөйләде:

«Тукай бүләге минем өчен чиксез шатлык! Мондый абруйлы премияләрнең кайчан биреләсен, әлбәттә, беркайчан да алдан белеп һәм аларга исәп тотып булмый. Мин үземне тәкъдим иткән инициаторларга һәм югары жюрига чын күңелемнән рәхмәт белдерәм! Бу минем тормышымдагы чиксез шатлык һәм бик зур вакыйга».

Ул шулай ук үзенең иҗади планнары белән дә уртаклашты.

«Проза һәм шигырьләр язуымны дәвам итәчәкмен. Үз-үземә ышанычым шактыйга артты «, — дип йомгаклады ул.

Денис Осокин Варшава университетының психология факультетында укый (1994-1996), Казан университетының филология факультетын тәмамлый (2002). «Яңа гасыр» телеканалында «Панорама» иҗат берләшмәсе мөхәррире, Идел буе халыкларының традицион мәдәнияте турында «Солнцеворот» фильмнары циклының авторы һәм режиссеры булып эшләде. Казан Рус фольклоры үзәге белән җитәкчелек итте.

Чәчмә әсәрләре һәм шигырьләре «Знамя», «Вавилон», «Октябрь», «Улов», «Топос», «Волга -XXI век», «Воздух», «Дирижабль» һ.б. журналларда һәм альманахларда, «Дебют», «Война и мир -2001» премиясе лауреатлары һәм финалистлары әсәрләре җыентыгында басылып чыкты.

«Овсянки» повесте («Октябрь» журналында Аист Сергеев тәхәллүсе белән басылып чыкты) шул ук исемдәге нәфис фильм нигезенә ятты (2010 ел, режиссеры Алексей Федорченко).

Д.Осокин — Азия-Тын океан төбәге илләре киноакадемиясе әгъзасы (The Asia Pacific Screen Academy), «Овсянки» (2010), «Небесные жены луговых мари» (2012) фильмнары сценаристы, «Инзеень-малина» (2007), «Ангелы революции» (2014) фильмнарының сценарийлар автордашы.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото Денис Осокинның шәхси архивыннан