Казан университетын тәмамлаган Ирина Волынец Татарстанның балалар омбудсмены булды

Бу турыдагы карар республика Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан кабул ителде.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстанда бала хокуклары буенча яңа вәкил билгеләде. Ул Россия хокук яклаучысы, журналист, Казан университетын тәмамлаган Ирина Волынец булды.

Татарстан Дәүләт Советының 15 нче утырышында Ирина Волынец бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә республиканың ике дәүләт телендә — татар һәм рус телләрендә ант итте. Бу вазифада Ирина Волынец 2010 елдан бирле бу постны биләгән Гүзәл Удачинаны алмаштырды.

«Бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга, үз бурычларымны БМОның Бала хокуклары турындагы конвенциясенә, Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы законнарына, гаделлеккә һәм намуска таянып үтәргә ант итәм», — диде Волынец.

И.Волынец Казанда, Октябрь хәрбиләр шәһәрчегендә туган.

2000 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультетын тәмамлый.

2007 елда идарә кадрларын әзерләүнең президент программасы буенча укуларын уза («инновацион менеджмент» юнәлеше).

2017 елда РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең «Дәүләт һәм муниципаль идарә» факультетын тәмамлый.

2018 елда Казан дәүләт мәдәният институтында «Культурология» факультетында аспирантураны тәмамлый. Шулай ук 2018 елда ук Россия президенты сайлауларында кандидат буларак теркәлә, соңрак үз кандидатурасын алып ата.

2020 елда Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп сайланды.

Ирина Волынец Татарстан Республикасында “Россия аналары” һәм “Россия социаль гаделлек союзы” бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе,  Дәүләт Думасында Мәгариф комитеты каршындагы мәктәпкәчә белем бирү буенча эксперт советы әгъзасы, “Илкүләм ата-аналар комитеты” Төбәкара иҗтимагый хәрәкәтнең Үзәк Советы рәисе, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы.

«Хезмәт батырлыгы» иҗтимагый бүләгенә РФ эчке эшләр министры урынбасары — статс-сәркатибнең рәсми рәхмәтенә лаек.

Кияүдә. Дүрт бала тәрбияли.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы