Казан университетын тәмамлаган Ш.Идиятуллин «Большая книга» премиясе лауреаты булды

Шамил Идиатуллин бу бүләккә «Бывшая Ленина» романы өчен лаек булды.

Казан университетын тәмамлаган Шамил Идиатуллин “Большая книга” илкүләм әдәби премиясенә лаек булды. Язучы бүләкне Мәскәүдә премиянең 15 нче сезонына йомгак ясау кысаларында алган. «Бывшая Ленина» романы өчен аңа өченче урын бирелде.

«Бу бик зур шатлык һәм горурлык. Мин лауреат булырмын дип көтмәгән идем. 2020 елның финалында бездә соңгы егерме елда кабул ителгән зур әдәбият концепциясенә идеаль туры килгән 50-70 ел элек булган вакыйгаларны классик тасвирлаган көччле романнар булды. Минем романым замана турында, кырыс һәм тетрәндергеч. Андыйлар сирәк бүләкләнә. Күрәсең, массакүләм һәм әдәбият академиясендә тәкъдим ителгән   квалификацияле укучы (Илкүләм әдәби премия жюрие, лауреатлар өчен аның вәкилләре тавыш бирә) безнең заман турыда актуаль проза укырга әзер булса кирәк. Бу мине шәхси җиңүдән ким сөендерми «, — ди Шамил Идиатуллин.

«Большая книга» конкурсының премия фонды 5,5 миллион сум. Шуның 3 миллионын беренче премия, 1,5 миллионын — икенче, 1 миллионын — өченче пермия иясе ала.

Ш.Идиатуллин 1971 елда Ульяновскида туган. 1974 елда Чаллыга күченә — әти-әниләре КамАЗ төзергә китә. Булачак автор Казан университетының журналистика факультетына читтән торып уку бүлегенә керә, 17 яше дә тулмаган килеш, «Рабочий КамАЗ» газетасына корреспондент булып урнаша. Соңрак Казан университетының көндезге бүлегенә күчә, өченче курста «Известия Татарстана» газетасы хезмәткәре була, анда 9 ел корреспондент, икътисадый күзәтүче, аннары баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

1994 елдан «Коммерсанть» нәшрият йорты белән хезмәттәшлек итә, соңрак Татарстанда «Ъ» үзхәбәрчесе булды. 2001 елда «Коммерсант»ның Идел-Урал редакциясен җитәкли. Мәскәүнең нәшрият йорты офисында «Ъ» корреспондентлар челтәре хезмәте белән җитәкчелек итте, «Коммерсанть-Власть» журналының күзәтүчесе булды. 2007 елдан төбәк редакциясе бүлеген җитәкли, ул «Коммерсантъ» газетасы һәм аның Мәскәүдән читтә төбәк битләре чыгуын һәм аның тәэмин итә.

2004 елда «Татарский удар» сәяси триллеры белән беллетристикада дебют ясады. Шулай ук ул  «СССР™» (2018), «Убыр» (2012), «Убыр. Никто не умрет» (2013), «За старшего» (2013), «Город Брежнев» (2017), «Бывшая Ленина» (2019), «Последнее время» (2020) кебек популяр күп санлы повестьлар һәм романнар авторы.
Автор: Алинә Минневәлиева, idiatullin.ru, фото: rg.ru