Казан университетында беренче курс студентлары фестиваленә старт бирелде

Коронавирус пандемиясе аркасында фестиваль тамашачылар катнашыннан башка һәм битлек режимын үтәп уза.

«Беренче курс студенты көне» фестивале — университетның иҗади тормышында истәлекле вакыйга, ул ел саен Казан федераль университетының иң талантлы һәм артистлык сәләте булган беренче курс студентларын җыя.

Фестивальне геология һәм нефть-газ технологияләре институты ачты. Институт студентлары «Акселератор — яшьлеккә билет» концерт программасын әзерләгәннәр. Ток-шоу форматында узучы үз постановкасында геологлар барысын да борчыган сорауларны күтәрде: тормышта ничек дөрес юл сайлау, иртәгә безнең белән нәрсә булачак һәм тормышның мәгънәсе нәрсәдә. Тимур Фәттаховның “Галлюцинация” рэпы, Александр Кузнецов һәм Миләүшә Латифуллина башкаруында Shallow җыры, Insignia бию коллективыннан “Цикл” номеры жюри әгъзаларын шаккатырмыйча калмагандыр.

Алга таба сәхнәдә Фундаменталь медицина һәм биология институты студентлары чыгыш ясады. Аларның концерт программасы классик конферанс форматында узды һәм күп санлы вокаль һәм бию номерлары белән тулы иде. Бу Take me to church җыры белән Луиза Азаревич һәм Эльвира Сөләйманова дуэты, «Холодильник» куелышы белән «Мысли вслух» СТЭМы һәм DUENDE CREW иҗади коллективынан «Назад в прошлое» номеры һәм башкалар.

Быел коронавирус пандемиясе аркасында фестиваль тамашачылар катнашыннан башка уза, репетицияләрдә һәм концерт программасында битлек режимы саклана, ә «УНИКС»ка кергәндә барысының да температурасын үлчиләр. Шулай ук төрле институт студентларының контактларын булдырмас өчен аерым ишекләр, төрле гримеркалар һәм репетиция заллары оештырылды. Концерт программасында катнашучыларның саны 50дән артмаска тиеш, шулай ук студентларның «Журналистика» номинациясендә катнашуы чикләнде.

Барлык чикләүләргә карамастан, «Беренче курс студентлары көне» фестивале күңелле һәм дәртле итеп старт алды. Киләсе конкурс көне дә бай булырга вәгъдә итә.

Автор: КФУның Яшьләр сәясәте департаменты