Казан университетында Н.И.Лобачевский исемендәге Премия һәм медаль лауреатын атарга җыеналар

28 нче августта Казан федераль университетында геометрия һәм аның кушымталары өлкәсендә зур уңышка ирешкән кешеләргә биреләчәк Н.И.Лобачевский исемендәге премия һәм медальне бирү буенча халыкара жюри үз эшен башлады. Бөтен дөньядан җыелган экспертлар КФУ белән таныштылар һәм әлеге мөһим вакыйганың киләчәге турында ректор Илшат Гафуров белән фикерләштеләр. 

Очрашу формаль булмаган мохиттә үтте. Иң беренче чиратта Илшат Гафуров чакыруны кабул итеп,  ерак юлны якын итеп Казанга Россиянең, Франциянең, Германиянең, Швейцариянең һәм АКШның төрле почмакларыннан килгән 14 академик һәм профессорга рәхмәтләрен җиткерде. 

«Бу безнең өчен мөһим вакыйга, чөнки без Казан университеты ректоры һәм төзүчесе, дөньяда геометрия фәненең мәшһүр галимнең юбилей елында әлеге традицияне яңадан яңартып җибәрергә дигән карарга килдек. Премия иң беренче тапкыр 1893 елда Казанның физика-математика җәмгыяте инициативасы белән бирелә, 1930 нчы елларда тукталып тора һәм 1951 нче елда СССРның Фәннәр академиясе тарафыннан тапшырыла башлый. 1990 елларда премия кабат Казан университетына кире кайта, һәм менә хәзер бүзебезне попечительләр ярдәме белән без аны ныклап биредә калдырырга уйлыйбыз», — диде КФУ ректоры Илшат Гафуров.

Үзенең тарихына һәм барлыкка килү урынына бәйле рәвештә халыкара авторитетка һәм танылуга ия, шуңа күрә ул үзен акларга тиеш. Димәк, жюрига зур җаваплылык йөкләнә диде ректор. Быел барлыгы 13 гариза кабул ителгән. Аларның барысы да танылган галимнәр, үз эшләренең осталары. Катнашучылар арасында россия математика мәктәбендә тәрбияләнеп, үз илләрен һәм шулай ук ерак һәм якын чит илләрне тәкъдим итүчеләр дә бар. Конкурс Канада, АКШ, Франция һәм Израилдән алып Норвегияне, Чехияне, Ураинаны һәм Татарстанны да кертеп Россиянең 5 төбәген үз эченә алды.

Тагын бер мөһим момент, аталган җиңүче 1 нче декабрьдә  Казан университетының император залында үтәчәк тантаналы чарага Казанга киләчәк. Медальне ул КФУ ректоры Илшат Гафуров кулыннан алыр дип көтелә, ә премияне ТР Президенты, КФУның Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырачак. Тантана нечкәлекләре әле сер булып саклана.