Яз, КФУ, Г. Тукай, “Шәрык клубы”… Тукта, бу сүзләр арасында кайсыдыр артык дияргә ашыкма!.. Сүзем, Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткән чара турында сүзем. “Шәрык кичәсе” дигән әлеге әдәби-музыкаль кичә сөекле шагыйребез Г. Тукайның 130 ел тулуга багышланган чараларның чираттагысы иде.
Кичәнең беренче өлеше безне XX гасыр башында татар интеллегенциясе яшьләре җыела торган урынга – “Шәрык клубы”на алып кайта. Биредә Тукай, Әмирхан, Акчура, гимназистка вә курсисткалар… 1907 елның 1 декабрь көнендә мәшхүр «Болгар» кунакханәсендә беренче тапкыр татар мөселман яшьләре җыелып «Шәрык» клубы кичәләрен оештыра башлыйлар. 1907-1908 елларда алар «Болгарның» 20нче бүлмәсендә җыелалар. 1909 елда «Шәрык» клубы яңа 3 катлы бинага күчә (хәзерге Татарстан урамы, 8 йорт). 1нче катта – клуб идарәсе, гардероб һәм касса, 2нче катта- 150 кешелек тамаша залы, лото уены бүлмәсе һәм укучылар бүлмәсе булган, рус–мөселман китапханәсе урнашкан. Клуб белән аксакаллар советы идарә иткән. Озак еллар дәвамында атаклы мәгърифәтче Ибраһим Вәлиулла улы Терегулов әлеге идарәнең рәисе булган. Идарәгә тарихчы Г. Әхмәрев, тел белгече М. Корбангалиев, драматурглар Галиәсгар Камал һәм Г.Коләхмәтов, язучы Г. Карам, Г. Шәрәф, Ш. Әхмәров, һ.б кергән. «Шәрык» клубы лекцияләр, диспутлар, концертлар уздырган, бәйрәм чаралары оештырган. Бөек шагыйребез Г. Тукай бу клубның актив әгъзасы, илһамчысы була.
Моннан 106 ел элек узган кичәләрнең берсендә “Шәрык клубы”нда Г. Тукай да “Халык әдәбияты” лекциясен укый. Студентлар тарафыннан оештырылган әлеге театральләшкән тамашага нигез итеп шул вакыйга алынган иде.
Кичәнең икенче өлешендә ХХ гасыр башы әдәби кичәләренең бер дәвамчысы булган, бүген дә актив иҗади яшьләрне туплап торган, Казан федераль университетында эшләп килә торган “Әллүки” иҗат берләшмәсе эшчәнлеге белән таныштырдылар. “Язлы-назлы “Әллүки” дип аталган өлештә яшь авторлар оригиналь формада үз иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. “Әллүки” иҗади берләшмәсенә йөрүчеләр шигырь генә түгел, кино да төшерәләр икән! Кичәдә үзләре төшергән татарча “Без, без, без идек” дигән кыска метражлы нәфис фильм да тәкъдим ителде.
Раил САДРЕТДИНОВ