Казан университетында В.И. Шпильман исемендәге Фәнни-аналитика үзәге директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы кунак булды

Кунак Геология һәм нефть-газ технологияләре институты лабораториясе эше белән танышты.

Казан федераль университетында Ханты-Манси автономияле округы —  Югра В.И.Шпильман исемендәге рациональ җир асты байлыкларыннан нәтиҗәле файдалануның фәнни-аналитик үзәге автономияле учреждениесе директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы  Петр Стулов булды.

Үзәк эшчәнлеге нигезендә — мәгълүматны эшкәртүнең компьютер технологияләрен киң файдалану, резервуарлар, ятмалар, запаслар, сейсморазведка, эзләү-разведка скважиналары, УВ ресурслары, нефть ятмаларын эшкәртү, нефть чыгару, иярчен газны утильләштерү, нефть сәнәгатенең җитештерү инфраструктурасы, махсус сакланылучы табигать территорияләре, геология-разведка эшләре һәм нефть сәнәгате икътисады буенча мәгълүматларның локаль һәм интеграцияләнгән базасын булдыру. Хәзерге вакытта Үзәк структурасында 15 бүлекчә бар. Үзәк белгечләре лицензия комиссиясе, геология-разведка эшләре комиссиясе составына керә, материаллар әзерли һәм җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның лицензия килешүләре шартларын үтәүне комплекслы тикшерүләрдә катнаша.

Петр Александрович Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында булды. Ул анда КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры, Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры Данис Нургалиев һәм Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директорының маркетинг буенча урынбасары, өстәмә белем бирү, сыйфат һәм маркетинг менеджменты үзәге директоры Илдар Чукмаров белән очрашты. Данис Карлович кунакка Казан университеты, аның күпьеллык тарихы, тормышка ашырыла торган мәгариф программалары, мөмкинлекләр һәм нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендәге галимнәрнең заманча эшләнмәләре, хезмәттәшлек һәм уртак проектлар турында сөйләде, бу Петр Стуловта зур кызыксыну уятты.

«Фәнни үзәкнең төп бурычлары — планетадагы сыек углеводород запасларын рациональ үзләштерү — фәнни тикшеренүләр үткәрү, нефть бирүчәнлекне яхшырту ысуллары һәм технологияләрен булдыру, Россияне арзанлы һәм экологик нефть белән тәэмин итү. Без дөнья базарында конкуренциягә сәләтле, эшкәртү процессларының экологик булуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк технологияләр булдырырга тиеш», — диде Данис Карлович.

Шулай ук Казан федераль университетының фәнни эшчәнлек буенча проректоры В.И.Шпильман исемендәге Фәнни-аналитика үзәге директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы кунакка геология һәм нефть-газ технологияләре институты лабораториясен, шул исәптән «Геотермохронология» фәнни-мәгариф үзәген һәм аның уникаль җиһазларын күрсәтте. Ә үзәк хезмәткәрләре — Булат Гәрәев һәм Егор Баталин кунакны үз эшләре белән таныштырдылар.

Илдус Әдһәм улы сөйләшүләр барышында геология һәм нефть-газ технологияләре институтында алдынгы галимнәр, тикшеренүчеләр, КФУ экспертлары һәм өстәмә белем бирү, сыйфат һәм маркетинг менеджменты үзәге партнерлары катнашында гамәлгә ашырыла торган өстәмә һөнәри белем бирү программалары турында сөйләде.

«Безнең үзәк нефть-газ тармагы белгечләре өчен һөнәри яңадан әзерлек, квалификация күтәрү программаларын, шулай ук индивидуаль стажировкаларны уңышлы эшли һәм гамәлгә ашыра. Барлык лаборатория базасы, уникаль приборлар, белем һәм компетенцияләр җитештерү һәм тикшеренү бурычларын хәл итү өчен файдаланылырга мөмкин», — диде өстәмә белем бирү, сыйфат һәм маркетинг менеджменты үзәге директоры.

Сүз уңаеннан, 2019 һәм 2020 елларда В.И.Шпильман исемендәге Фәнни-аналитика үзәгенең берничә хезмәткәре өстәмә белем бирү, сыйфат һәм маркетинг менеджменты үзәгендә  үз квалификацияләрен күтәрделәр.

Петр Стулов билгеләп үткәнчә, аларны бигрәк тә кернны һәм метрологияне өйрәнү юнәлешләре кызыксындыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, КФУның геология һәм нефть-газ технологияләре институтының өстәмә белем бирү үзәге әлеге юнәлешләр буенча иң яхшы уку йортларының берсе булып тора. Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында әйдәп баручы галимнәр эшли торган кернны өйрәнү буенча уникаль лабораторияләр урнашкан. Ә метрологик юнәлеше буенча  өстәмә белем бирү, сыйфат һәм маркетинг менеджменты үзәгенә бөтен Россиядә тиңнәр юк. Эш шунда ки, үзәкнең әйдәүче партнерлары арасында — Бөтенроссия расходометрия фәнни-тикшеренү институты — «Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенроссия фәнни-тикшеренү метрология институты» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы бар, ә бу юнәлешне Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының нефть һәм газ чыгымын үлчәү чаралары һәм метрология кафедрасы мөдире, ФГУП ВНИИР директоры киңәшчесе, мактаулы метролог Иосиф Фишман җитәкли. Уку барышында өстәмә белем бирү, сыйфат һәм маркетинг менеджменты үзәге тыңлаучылары ВНИИРга килә, анда беренчел эталон белән танышалар. Илдус Әдһәм улы дәүләт резервлары буенча федераль агентлык хезмәткәрләре төркемен, шулай ук «Газпром нефть» хезмәткәрләрен укыту буенча эре проектлар турында сөйләде.

Шулай ук кунакка А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты һәм «Моделирование ТРИЗ» фәнни-мәгариф үзәгенең заманча лабораторияләре күрсәтелде. П.Стулов университет галимнәре белән аралашты, шулай ук КФУда эшләнгән уникаль җиһазлар һәм методикалар белән җентекләп танышты.

Петр Александрович җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм лаборатория базасының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте:

«Рәхмәт! Сездә искиткеч университет һәм компетенцияләр үзәге бар. Алда күп кенә уртак проектлар булыр дип ышанам».

Автор: Ләйсән Зиннәтуллина