Казан университетында “Язгы бал”

15 нче апрельдә Ленин исемендәге мәдәни ял үзәгендә КФУның традицион «Язгы балы»ы үтте. 

КФУның “Язгы бал”ы – уникаль проект. Һәр ел саен студентлар махсус костюмнардан башлап, иптәшләренә мөрәҗәгать итү кагыйдәләренә кадәр бәйрәмне 19 гасыр кичәсенә максималь якынлаштыралар.

Чараның тарихы 2013 елда башланып китә. Беренче тапкыр “Язгы бал” исәпләү математикасы һәм информацион технологияләр институтының 35 яшьлегендә оештырыла. Ә 2014 елдан бирле чарада бөтен студентлар, университетны тәмамлаучылар һәм аның хезмәткәрләре дә катнаша ала. Бүген исә бәйрәм оештырылган еллар өчен аның катнашучылар саны 1500 кешегә җиткән.

Тантанада катнашучы парлар бәйрәмгә ике ай алдан әзерләнә башлый. Парлар биюләр һәм этика нигезләрен өйрәнә, ул дәвер мәдәниятын һәм тарихи атмосферасын тулырак чагылдыручы күп башка детальләр белән таныша.

Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып костюм сайлау тора. Аларга аеруча катгый таләпләр бар. Мәсәлән, кызлар өчен билгеле булган формалы кринолин (күлмәкнең итәген күпертүче форма), ә егетләр өчен ак муен яулыгы булу мәҗбүри. Чәч, бизәкләр, аяк киеме – барысы да 19 гасыр стиленә туры килергә тиеш. Дресс-кодны үтәмәүче парлар бәйрәмгә кертелми.

Биюләрдән башка, кызыклы мәдәни программа да каралган иде. Монда “Fleur de la danse” тарихи биюләр мәктәбенең профессионаллар чыгышлары, хатлар белән алмашып, узган гасыр кичәләрендә уздырылган уеннарда катнашып та булды.

Чарының оештыручылары ролендә КФУның студентлар һәм тәмамлаучылар группасы, КФУның студентлар клубы, исәпләү математикасы һәм информацион технологияләр институты директораты, “Fleur de la danse” тарихи биюләр мәктәбе, “Include” медиапроекты чыгыш ясый.

 

Материалны Ләйсән Кадыйрова әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.