Казан университетында Зирәк мәчегә һәйкәл ачтылар

Конфедератка кигән мәче фигурасы рәвешендәге кече архитектура формасы КФУның туган көне хөрмәтенә университетның төп бинасы ишегалдында пәйда булды.

Бүген Казан федераль университетының 216 еллыгы уңаеннан югары уку йортының төп бинасы ишегалдында Зирәк мәчегә һәйкәл ачылды.

Россиянең иң тарихи вузларының берсе булган Казан университеты туган көненә мондый шаян һәм кызык бүләк КФУ ректоры Илшат Гафуров инициативасы белән ясалды.

«Туган көнен бәйрәм итүче һәркем бүләк көтә. Без һәр елны диярлек университетка һәм аның бердәм коллективына бүләк ясап, әлеге күркәм традицияне беркайчан да бозмыйбыз, — дип хәбәр итте тантаналы рәвештә оригиналь скульптураны ачып Казан университеты ректоры.

Ул билгеләп үткәнчә, бүләкләр КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының яңартылган бинасы яки 2015 елда Пушкин урамындагы тулай торакларның яңартылган комплексы сыман грандиоз, 2017 елда ачылган Лобачевский музее кебек истәлекле, шулай ук 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алган республикабызның иң югары бүләге булып саналган «Казанышлар өчен орден» сыман мактаулы да булырга мөмкин.

«Әлбәттә, быел да медицина инфраструктурасы объектлары буенча җитди казанышларыбыз бар, — диде ректор. — Ләкин менә шундый кызыклы бүләкләр һәрвакыт кәефне күтәрә, безнең студентларны һәм күп санлы кунакларны җәлеп итү үзәгенә әйләнә».

Хәзер КФУда легендар Казан мәчесенең туганы — Зирәк мәче барлыкка килде. Ә университет берләшмәсендә ул тагын нинди булырга мөмкин соң? Мәченең сыны махсус состав белән эшкәртелгән һәм бакыр сыман төскә буялган металл кисәкчекләреннән эретеп ябыштырылган. Зирәк мәче тәпиләрендә Пушкин шигырьләре җыентыгы һәм антик төргәкләре, борынында күзлек, ә башында академик кием атрибуты — конфедератка.

«Ул безнең студентлар өчен яхшы талисман булсын. Бәйрәм белән, дуслар! Туган көнең белән, alma mater!” — дип бәйрәм белән котлады югары уку йорты коллективын һәм студентларны Илшат Гафуров.

Автор: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Никита Тохтасинов