Казан университетының абруйлы профессоры

Николай Загоскин «Беренче йөз ел өчендә Казан Император университеты тарихы. 1804-1904» хезмәте белән билгеле. 

Рус хокукы тарихы профессоры, күпсанлы тарихи-юридик мәкаләләр авторы, юридик факультетның элеккеге деканы һәм Казан университеты ректоры Николай Павлович Загоскин хаклы рәвештә университетның зур тарихчысы булып санала.

Николай Павлович Загоскин 1851 елның 20 июлендә туа һәм Пенза губернасының дворяннар гаиләсендә тәрбияләнә. Пенза гимназиясе курсларын тәмамлаганнан соң, Казан Император университетының юридик факультетына укырга керә (1870-1874 еллар). Университетны уңышлы тәмамлап, Н.П.Загоскин 1875 елның июнендә Рим хокукы тарихы буенча приват-доцент буларак лекцияләр укый башлый.

Николай Павлович Загоскин шәхесенең иҗаты күпкырлы булган. Аның хезмәтләре рус хокукы тарихына һәм Россия дәүләт институтларының тарихына, аларны өйрәнү методологиясенә багышланган. Ректорлык елларында да рус тарихы белән шөгыльләнүне дәвам иткәне билгеле. Аның фәнни кызыксынуларының тагын бер өлкәсе — Казан (Идел буе) һәм туган якның тарихын өйрәнү. Шәһәрнең иң яхшы провинциаль юл күрсәткечен «Казан буенча юл күрсәткеч» дигән хезмәтне дә ул язган. Н. Загоскин — «Казан университетының археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре» журналын оештыручыларның һәм редакторларның берсе (1878-1884), «Волжский вестник» (1883-1891) газетасына нигез салучы һәм мөхәррире. 1896-1898 елларда ул «Идел хәбәрләре» традицияләрен дәвам иткән «Кама-Идел ягы» газетасын бастыра, вакытлы матбугатта күп санлы мәкаләләр һәм очерклар авторы була.

Николай Загоскинның каләменнән чыккан күп санлы хезмәтләре арасыннан Казан Император университетының йөз ел яшәгән дәверен дүрт томлы итеп бастырып чыгаруы аңа зур танылу алып килә дип уйлыйм. П.Загоскин беренче чиратта Казан университеты тарихчысы. Заманында Николай Павлович Загоскин Казан либераль профессурасының бәхәссез лидерларының берсе, җәмгыятьтә һәм студентлар арасында абруе зур була.

Николай Загоскин 1912 елның 6 февралендә 61 яшендә вафат була һәм Санкт-Петербургта җирләнә.

Айдар ГАЛИМОВ әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.

Фото: Википедия