Казан университетының элеккеге ректоры Д.Мартыновка багышланган күргәзмә ачылды

Анда галим тормышыннан иң якты сәхифәләр тәкъдим ителгән.

Казан федераль университетында Казан университеты ректоры, астроном Дмитрий Мартыновның тууына 115 ел тулуга багышланган «Звездочет» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция кешенең космоска очышының 60 еллыгына һәм Фән һәм технологияләр елына багышланган. Күргәзмәне ачуда Физика институты хезмәткәрләре, Н.И.Лобачевский исемендәге Лицей укучылары һәм КФУ студентлары катнашты. Күргәзмәне Казан университеты тарихы музее һәм Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә хезмәткәрләре әзерләде.

Күргәзмәнең баш каһарманы — Казан университетын тәмамлаган Дмитрий Яковлевич Мартынов, физика-математика фәннәре докторы, В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, Казан университеты ректоры (1951-1954 еллар), СССР Фәннәр академиясе Астросоветы Президиумы әгъзасы, МДУ физика факультетының астрофизика һәм йолдыз астрономиясе кафедрасы мөдире, РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе.

«Күргәзмәдә 1978-1979 елларда Д.Мартынов Казан университеты тарихы музее директоры Стелла Писаревага җибәргән материаллар бар. Биредә экспонатлар тасвирланган хатларны күрергә була. Мартынов язганча, аның биографиясен һәм тарихын музейда тәкъдим итү — аның өчен зур хөрмәт. Экспонатлар арасында студент таныклыгы, атказанган фән эшлеклесе дипломы, юнәлтү кәгазьләре, характеристикасы, фәнни хезмәтләре бар. Шулай ук 1948 елда язылган «Бөек Ватан сугышы елларында Казан университетында астрономия үсеше» хезмәте тәкъдим ителде,» — диде Казан университеты тарихы музее директоры Светлана Фролова.

С.Фролова әйтүенчә, Д.Мартынов гомер буе шәхси көндәлекләр алып барган. Алар Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана. Мартынов аларны халык алдында фаш итәргә теләмәгән.

1924 елда Д.Мартынов Казан университетына күчә. Бу аның Симферопольдәге М.В.Фрунзе исемендәге Кырым дәүләт университетында укыган математика факультетының педагогия бүлегенә үзгәртелүе белән бәйле була. Казан университетын 1926 елда тәмамлаганнан соң, Д.Мартынов Астрономия обсерваториясендә эшли башлый. Аспирантурада укыган вакытта ул еш кына Пулково обсерваториясендә стажировка уза. 1930 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1931 елда В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры итеп билгеләнә, ә 1932 елда аңа профессор исеме бирелә.

«Нәкъ менә Казан университетында ул астрономия белән җитди шөгыльләнә башлаган, бу фәнне үстерүгә этәргеч биргән. Шул елларда күп санда яңа телескоплар сатып алынган. Шуларның иң истәлеклесе — Мартынов алмаш йолдызлар тикшеренүен үткәргән, кометларны ачкан, Марс турында күп фәнни мәкаләләр язарга сәбәп булган Шмидт телескобы. 25 яшендә дөньякүләм танылган оешма — Астрономия обсерваториясе  директоры итеп билгеләнә. Аның үҗәтлеге белән обсерватория территориясендә күп объектлар төзелгән, ул обсерватория хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга ирешә алган. Мартынов вакытында обсерватория астрофизик юнәлештә дә үсте, яхшы нәтиҗәләр алынды», — дип билгеләп үтте В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры — Кафедрара космик тикшеренүләр һәм технологиялә мәгариф-фәнни үзәге Юрий Нефедьев.

Аның әйтүенчә, Д.Мартынов танылган галимнәр — Лев Ландау, Петр Капица белән дустанә мөнәсәбәттә булган. Бу шулай ук Казан университетында фәнни юнәлешне үстерүгә ярдәм итте, дип раслый Ю.Нефедьев. 1951-1954 елларда Д.Мартынов Казан университеты ректоры була.

«Д.Мартынов эш сөючәнлеге аркасында барысына да ирешкән. Аның елларында тулай торак корпуслары төзелә, геология факультеты, биология кластеры барлыкка килә. Хәтта Мәскәүгә күчкәннән соң да ул Казан университеты обсерваториясе турында онытмады. Безнең гаиләләр дустанә мөнәсәбәтләрдә иде. Д.Мартынов француз, немец, инглиз телен камил белде. Шуңа күрә Бөекбритания Король җәмгыяте әгъзаларының берсе булды. Айга очыштан соң Америка астронавтлары бу очыш турында фильмны нәкъ менә Мартыновка алып килгәннәр. Ул бу фильмны беренче тапкыр Мәскәүдә һәм Казан университетында күрсәтте», — дип сөйләде Астрономия обсерваториясе директоры.

Д. Мартынов безнең илдә һәм чит илләрдә яхшы билгеле шәхес. Халыкара танылуны аңа тыгыз икеле системалар (ТДС) физикасы өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр, шулай ук күп яклы фәнни-оештыру һәм педагогик эшчәнлек алып килде.

Шулай ук күргәзмәдә физиологиядә, медицинада һәм биологиядә яңа фәнни юнәлешләргә, космик биология һәм медицинага нигез салучыларның берсе Василий Парин архивында булган  Юрий Гагарин автографы да тәкъдим ителгән.

Күргәзмә ачылганнан соң Ю.Нефедьевның «Д.Мартыновны искә төшереп» дигән чыгышы булды.

«Звездочет» күргәзмәсе 30 майга кадәр эшләячәк.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Александр Кузнецов