Казан университетының студентлар «Сәламәтлек поезды» проекты старт ала

Спорт-сәламәтләндерү чаралары 30 гыйнвардан 27 мартка кадәр узачак.

30 гыйнвардан 27 мартка кадәр Казан федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә «Сәламәтлек поезд» проекты кысаларында традицион спорт-сәламәтләндерү чаралары узачак.

Аны институтлар һәм Юридик факультет белән берлектә КФУның Яшьләр сәясәте департаменты, шулай ук КФУның “Казан Юлбарслары”  студентлар спорт клубы оештыра.

«Кызганыч, санитар-эпидемиологик нормалар чараларны күпсанлы катнашучылар белән гадәти форматта үткәрергә мөмкинлек бирми. Шул ук вакытта университет администрациясе тарафыннан студентлар яратып өлгергән  табигатькә чыгуларны гамәлдән чыгармау турында карар кабул ителде. «Сәламәтлек поезды» кысаларында 2021 елда КФУның шәһәр читендәге Астрономия обсерваториясе территориясе буенча зур булмаган төркемнәр белән чаңгыда йөрү оештырыла. КФУ студентлары белән чаңгыда шуарга теләүче автобусларның кайдан һәм кайсы вакытта кузгалык китәчәге турында мәгълүматны директорларның социаль һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарларыннан алырга мөмкин», — дип хәбәр итте департаментның физкультура-массакүләм һәм спорт эшен оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Леванов.

Ул шулай ук чаңгыда йөргәннән соң студентларның камыр ризыгы һәм кайнар чәй белән сыйланачакларын әйтте.

Быел беренче булып сәламәтләндерү сәяхәтенә Казан федераль университетының чит ил студентлары юл тотачак. Алар өчен 30 һәм 31 гыйнварда, шулай ук 6 һәм 7 февральдә спорт-сәламәтләндерү чаралары оештырылачак.

«Сәламәтлек поезды» проекты графигы:

14 февральдә — Н.И. Лобачевский исемендәге хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты, математика һәм механика институты;

20 февральдә — Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты;

21 февраль — Халыкара мөнәсәбәтләр институты;

27 февральдә — Физика институты һәм А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты;

28 февральдә — Юридик факультет;

13 март — Психология һәм мәгариф институты, Геология һәм нефть-газ технологияләре институты;

14 март — Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты, Фундаменталь медицина һәм биология институты;

20 март — Инженерия институты, Экология һәм табигатьтән файдалану институты;

21 март — Идарә, икътисад һәм финанслар институты;

27 март — Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты.

Автор: Лариса Бусиль