Казан университетының яшь профессорлары уңышы

3 нче декабрьдә КФУның төп бинасында “Казан университетының яшьпрофессоры”исеме астында  тикшеренү эшләре буенча IV Республика балалар  предметара конференциясенең туры булды. Анда КФУ каршындагы Балалар университетында укучылар катнашты.

Яшь галимнәр төрле фәннәр: биология, зоология,тарих, әйләнә-тирә мохит, инглиз теле, физика, химия, география, крайны өйрәнү, экология буенча тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.

Конференция балаларныкы дип саналса да, биредә барысы да зурлардагыча булды. Үз эшеңнең эчтәлеген аның әһәмиятлеген исбатлау аша  макчатын аңлатып,  кулланылган чыганакларны, эш ысулларын күрсәтеп, ә иң мөһиме – нинди нәтиҗәләргә киленүен күрсәтергә кирәк иде. Чыгышлар стендларда чагылыш таптылар.

Иң яшь катнашучыпарның берсе, Гатин Тимур, үзе ясаган ракета моделен тәкъдим итте. “Татарстан гасыры” халык мультфильмында  катнашучы  Рысаев Тимур үзенең геральдикага  багышланган хезмәтендә  шәһәрләр һәм Татарстанның 43 районы гербларын сурәтләгән  билгеләр коллекциясе белән таныштырды. Шәмсетдинов Арслан экология күзлегеннән чыгып караганда  пластик шешәләрне  ничек файдаланып булуын күрсәтте. Гәрәева Регина Казанның бер урамы ни өчен аның бабасы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Р.Г. Гәрәев исеме белән аталуы турында сөйләде һәм рапс орлыгын авыз итәргә тәкъдим итте. Ә Артём Ещенко белән балалар, “шоколад серләренә” төшенү максатыннан, кондитер ризыкларының тәмен татып карап, аларның  сыйфатын билгеләделәр.

Кайбер балалар конференциядә беренче ел гына катнашмыйлар. Мәсәлән, Наумова Аделина-Никита “Өй шартларында лимон үстерү”  темасы буенча үзенең  берничә ел дәвамында алып барган күзәтүләре белән таныштырды..

Фикер алышу барышында сорауларны жюри әгъзалары гына түгел, ә бәлки конференциядә катнашучылар  да бирделәр. Шуны аерым билгеләп үтү кирәктер, жюри составында Балалар университетында укып чыккан –  магистр Антоний Свердруп та бар иде. Ул жюри составына очраклы гына килеп эләкмәгән. Төрле фәнни чараларда актив катнашучы буларак, аның тарафыннан үз проектларын хәзерләү һәм аның нәтиҗәләрен тәкъдим итү буенча зур тәҗрибә тупланган.

Йомгаклау вакытында Балалар университеты җитәкчесе, КФУ профессоры Летяев В.А. 4 ел эчендә конференциядә катнашучыларның хәзерлек дәрәҗәсе  шактый үсүен билгеләп үтте. Ул эшләрнең бизәлеше, телдән чыгышларга белдекле хәзерлек һәм докладчыларның регламент тәртибен саклаулары, чыгышларны тикшереп, фикер алышуларда актив катнашулары яхшы тәэсир калдырды, диде.

Конференциянең җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләре яшь аермалыклары буенча төркемнәргә бүлеп һәм түбәдәгеләрдән чыгып бәяләнделәр:  эшнең бизәлеше, докладны тәкъдим итү, сорауларга җаваплар бирү, хезмәтнең катлаулык дәрәҗәсе, тәкъдим итүдән алган тәэсир.

Конференция балаларда фәннәрне өйрәнүгә карата кызыксыну булуын ачык күрсәтте. Балалар университетының талантлы укучыларны ачыклау һәм аларга булышлык итүдә,  яшь галимнәрнең интеллектуаль яктан үсеше өчен шартлар тудырудагы роле күзгә күренә.

Соңгыннан барлык катнашучылар  истәлеккә фотога төштеләр.  Ә жюри әгъзасы,  КФУ доценты Фролова Л.Л. студентларны киләсе елда булачак бишенче  — юбилей – конференциясендә катнашырга чакырды.

Барлык яшь профессорларны уңышлары белән котлыйбыз һәм аларга яңа фәнни ачышлар телибез!

Чыганак: https://media.kpfu.ru/news/kazan-universitetynyn-professorlary-unysy