Галерея Казан урамнары буйлап хәтер елгасы акты

9 Май – Җиңү көне! Илебез тарихында күркәм, кирәкле һәм истәлекле бәйрәм. Казанда үткән бәйрәм чаралары тагын бер кат моның нәкъ шулай икәнен һәм шулай булып калачагын дәлилләде.

Бүген һава торышы да бәйрәмчә иде. Әйтерсең табигатьтә бу бәйрәмнең мөһимлеген таный, кешеләргә үзенчә ярдәм итә. Хәер, 9 Май көнне мин яңгыр яуганын, салкын булганын хәтерләмим икән дә. Урамдагы халыкны май кояшы мулдан сыйлады бүген. Артык эссе дә, салкын да түгел иде.

Казандагы Җиңү парады быел да Меңъеллык мәйданында үтте. Әле берничә ел элек кенә аны Ирек мәйданында үткәрәләр иде. Ләкин бу ике урынны уңайлыгы, халыкны сыйдырышлыгы ягыннан чагыштырып булмый, әлбәттә. Ә халык парадта бик күп иде дип әйтү генә аз булыр. Меңәрләгән… Кремль таулары тулы, әле мәйданда алма төшәрлек тә урын юк, цирк ягында әйтеп тә торасы түгел… Тау битләрендә басып, утырып караучылар белән тулган. Хәер, инде ничә ел күзәтеп киләм, парад ярата инде бездә халык. Еракта бер читтә торып, атлаучы солдатларның башлыкларын күрү өчен генә булса да карый. Үзем күрмәсәм дә, балаларым күрсен дип муеннарына яшь балаларын утыртып, куллары талганчы сабыйларын күтәреп булса да карый, ә алары үзләренчә комментарий бирәләр.

Аеруча тамаша яратучылары халык агымын ера-ера, этә-төртә, башкаларны сүгендертә-сүгендертә булса да эчкә керә. Ул техника үтә башласа барысы да тынып кала һәм карашларын мәйданга юнәлтә. Быел да шулай булды. Ләкин яхшы итеп, тәмләп парад карыйсың килә икән сиңа яки берничә сәгать алдан килергә яки аккредитация үтеп, махсус бейдж алырга кирәк, я булмаса, күрсәтми торган эшләпә кияргә, инде алай да булмаса, усал кыяфәт белән тимер характерга ия булып барысын да этә-төртә эчкә узарга туры киләчәк. Әлбәттә, парад өчен Меңъеллык мәйданы Ирек мәйданына караганда күпкә отышлырак. Ләкин парад үткәрү көннәре алдыннан көндез юлларны ябып репетиция ясаулары тормыш өчен кирәкле артерияне ябып кую белән бер. Бер көнне үземә дә шул сәбәпле хасил булган зур бөкедә утырырга туры килде. Шул вакытта башыма безнең шәһәрдә бу парадны тагын кайда үткәрергә булыр иде икән дигән уйлар да килде. Таптым бит тәки! Ипподром, минемчә, менә дигән вариант. Бүгенге халык ташкынын күзәткәч, анда керү билет белән генә булыр дип уйлап куйдым…

Парад башланырга да өлгерми бетә дә. 1-1.5 сәгатьтә, гадәттә, аны инде түгәрәкләп тә куялар. Күп халык өйләренә ашыга, дуслары, туганнары белән шушы вакытта гына табыша ала. Бауман урамының инде күптән бу кадәр халыкны күргәне булмагандыр…

Парад инде 11.00 тәмамланып, киләсе зур чара – Үлемсез полк 15.00 гына башланырга тиеш булса да, халык бабаларының транспорантларын күтәреп җыелу урынына – Аграр университет янына ашыга иде. КФУ студентлары УНИКС янына җыелды. Без Карл Маркс урамына килеп җиткәндә 13.00 сәгать иде. Заманча сәнгать галереясе янына килсәк тә, халык инде хәйран иде. Ниһаять, 15.00 сәгатьне дә көтмичә халык агымы сафларга тезелеп урам буйлап ташыды. Социаль челтәрләрдә фотоларны күргән кешеләр бу тамашаны хәтер елгасы дип атаганнар. Чыннан да, әлеге гыйбарә үлемсез полкның бар мәгънәсен әйтеп бирә сыман.

Үз бабаларының фотоларын күтәргән катнашучылар арасында кемнәр генә юк! Әтиләрен сугышта югалткан өлкән буын вәкилләре, бабаларының фотоларын гаилә архивларыннан эзләп тапкан яшь буын, урта буын, коляскага балаларын утырткан, сабыйларын кулларына алган, җитәкләгән яшь әти-әниләр… Үзләре белән фотолары булмаса да янәшә атлаган кешеләр… Ирексездән, бу кадәр халыкны урамга нәрсә алып чыга дип уйлап куясың? Хәтер, бары тик хәтер. Аның берләштерү, бердәмләштерү көченә шаккатасың. Кешеләр бер-берсенең транспорантларына, фотоларына карыйлар, андагы мәгълүматларны укыйлар. Бабаларының фотоларын тоткан оныклары, аларның балалары булса охшаганмы-юкмы дип чагыштыралар һәм шундый кешеләрне тапкач яннарына килеп исәнләшәләр, дуслашалар. Биредә мин бер-берсенә кычкырган, ямьсез сүзләр әйткән, этешкән-төртешкән кешеләрне күрмәдем. Барысы да тыныч һәм зур сабырлык саклап узды. Карл Маркс урамыннан Меңъеллык мәйданга төшеп җиткәнче 1 сәгатьтән артык вакыт үтсә дә, барысы да бер мизгел кебек кенә тоелды. Сугыш кырларында үлемсез батырлыклар кылган бабаларыбызның тормышы кебек бары бер мизгел.
Казан урамнары буйлап үлемсез полкта атлаганда тагын бер нәрсәгә игътибар иттем. Монысы инде 9 майга бернинди катанашы булмаса да языйм әле. Башкалабыз тарихи үзәгенең төп – Карл Маркс, Кремль Болак урамнары буйлап тагын кайчан җәяү атлар идең әле! Үзем өчен Казанны да яңадан ачтым. Көндәлек тормышта төрле биналарга, аларның архитектурасына, бизәлешенә әллә ни игътибар итмибез. Ә җәяү атлаганда һәрбер бизәкне, элементны күрергә, күзәтергә мөмкинлек булды. Шунда тагын бер тәкъдим туды: Казанда җәен җәяүлеләр өчен юллар күбрәк булырга тиеш!

Инде “Үлемсез полк”та катнашкан бабам турында берничә сүз. Шакиров Садри Шакир улы 1902 елда Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында дөньяга килә. Сугышка кадәр агроном булып эшли. Сугышка 1941 елда алына. 71 нче механикалаштырылган бригаданың 9 нчы корпусы составында сугыша. Украинаны азат итүдә әлеге бригада зур батырлыклар күрсәтә һәм хәлиткеч роль уйный. Шуңа күрә Кутузов, Суворов орденнары белән бүләкләнә. Бабам Украинада 1944 елның 15 мартында Хмельницк өлкәсе Мицковиц авылында үлә һәм туганнар каберлегендә җирләнә. Ә без аны менә шулай һәр елны искә алабыз, рухына дога багышлыйбыз.

Раил Садретдинов

Автор һәм Гөлгенә Гыймадова фотолары кулланылды