«Казан утлары» журналының март санын ни өчен укырга кирәк?

“Казан утлары” журналының март санында КФУ студенты Ильяс Баһауовның хикәясе басылды

«Казан утлары» журналы 1922 елның май аеннан башлап чыга. Әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси басма буларак аның һәр санында яңа әсәрләргә зур урын бирелә. Яңадан-яңа әдәби әсәр үрнәкләре, яңа исемнәр белән танышабыз. 2019 елның март ае саны да искәрмә түгел.

Шигырь, роман, повесть, поэма, хикәя, драма, очерк – иҗатның барлык төрләре әлеге санда дөнья күрде. Ул гына түгел, фәнни язмаларга да урын бирелгән. Дания Заһидуллинаның “Китаби дастаннар” эшендә татар халык авыз иҗаты, дастаннар тарихы турында сүз алып барыла. Моннан тыш “Музейларыбыз” дигән рубрикада Ләбиб Лерон Әмирхан Еники яшәгән Дәүләкәндә әдибнең музее кирәклеге турында фикер әйтә. Язма күләмле дә түгел, әмма андагы һәрбер җөмлә күңелгә тия. Бу язманы мин үзем өчен әдәби тәнкыйтьнең бер үрнәге буларак та өлге итеп алам. Март аенда шактый олы шәхесләрнең юбилейлары булды. Әмирхан Еникинең тууына 110 ел һәм Габдрахман Сәгъдигә – 130. Аларга багышланган сәхифәләр журналда аерым урын алып тора. Лирон Хәмидуллин, Әлфия Мотыйгуллинаның фәнни язмаларында әлеге шәхесләрнең иҗатларына бәя бирелә. Укымыйча калмагыз.

Шул ук вакытта үзләрен язучылыкта сынап карарга теләгән яшьләрнең эшләрен күзәтергә күпкә кызыграк һәм мавыктыргыч. “Казан утлары” ай саен яңадан яңа әдәби конкурсларны оештыру буенча лидерлыкта дип әйтсәң бер дә хата булмас. “Шифалы куллар” бәйгесе үзенең дәрәҗәсе, бүләкләре белән күпләрнең кулларына каләм алырга этәрде. Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының икенче курс студенты Ильяс Баһауов та бу мавыктыргыч әдәби “ярыштан” читтә калмаган. “Табылдык” хикәясе дөньяви, мәңгелек проблема – тышкы кыяфәт һәм эчке дөнья каршылыгы, кешелеклелек, игелек турында фикерләүне үзәктә тота. Сөйләм автор үз исеменнән алып барыла.

Әлеге ысул укучыга аның эчке кичерешләренә, уйларына, аерым вакыйгаларда тотышын тирәнрәк аңларга һәм күзәтергә ярдәм итә. Бәлки, шуңадыр хикәя беренче сүзләрдән үк үзенә җәлеп итә, йотыла-йотыла укыйсың. Бомжның кеше гомерен саклау, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең ваемсызылыгы, кеше тарафыннан кылган чиксез игелек тарихы беркемне дә битараф калдырмаячак. Әсәр гади, аңлаешлы телдә язылган. Тормыш төбендә булсаң да, кеше булып калырга кирәк дигән идея белән хикәя ахыргы ноктасын куя. Чыннан да, Ильясның “Табылдыгы” күңелнең иң тирән нокталарын кузгата, йөрәкне җилкендерә һәм уйланырга мәҗбүр итә. Бу исә яхшы әсәрнең төп билгеседер. Ильяс безгә үзебезнең сабакташыбыз, хезмәттәшебез, студентыбыз буларак та якын, аңа уңышлар теләп калыйк.

Яшьләрнең “Казан утлары” кебек әдәби җитди журналларга үзләренең әсәрләрен җибәрү һәм басылып чыгуы да яхшы фал. Татар журналистикасы һәм әдәбияты әнә шундый яшьләр иҗатын белән баеп торсын.

“Казан утлары” журналын укучы Айзилә Сабирова, Рәсимә Галиева. Казан федераль университеты.