«Казан юлбарыслары» Рязаньга юл ала

«Казан юлбарыслары» «Җиңүгә тигезләнү» спартакиадасы кысаларында беренче булдылар.

Хәзер яшьләргә Татарстан Республикасың данын Рязань шәһәрендә узачак спартакиадада яклыйсы була.

7 июньдә республика «Патриот» спорт-патриотик һәм армиягә әзерлек үзәге территориясендә Казан яшьләре арасында «Җиңүгә тигезләнү» дигән хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиада узды.

Казан федераль университетын «Казан юлбарыслары» командасы тәкъдим итте. Ярышларда барлыгы 13 команда катнашты. Безнең университет командасы лаеклы җиңү яулады. Команда составына 10 студент керде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, безнең югары уку йорты спортчылары ел саен яшьләр арасында гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү максатыннан үткәрелә торган ярышларда «Яшүсмер»  муниципаль бюджет оешмасы белән берлектә катнаша.

Спартакиада берничә этаптан торды: Калашников автоматын вакытка сүтеп-җыю; противогаз кию; 30 уку патроны белән йөрү; табибка кадәрге медицина ярдәме күрсәтү; хәрби-тарихи тематика буенча викторина һ.б.

Барлык сынауларны узу нәтиҗәләре буенча комплекслы зачетта иң күп балл җыйган «Казан Юлбарслары» өлкән яшьтәге категориядә 1 дәрәҗә дипломга лаек булды. Шулай ук «Патриот» үзәге директоры Дмитрий Литвинов университет командасын җиңү белән котлап, хәзер балаларга Рязань шәһәрендәге мондый спартакиадада Татарстан Республикасы данын яклаячакларын билгеләп үтте.

Диана САДРЕТДИНОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.