«Казан юмор дәрәҗәсе буенча да «Өченче башкала» исемен аклый алырмы?»

1 нче апрель көнне Казан Федераль Университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты бинасында Казан шәһәрендә ачылачак бердәнбер Stand-up club ны оештыручылар белән очрашу булды. Казанда стендап хәрәкәте белән идарә итүче Артур Шугумов, Илдар Фәттахов студентлар һәм журналистларның сорауларына гына җавап биреп калмыйча, шул ук көнне рәсми рәвештә ачылачак Stand-up club белән дә тулаем таныштырып киттеләр. Чараның төп кунагы – стендап жанрында чыгыш ясаучы танылган комик Сергей Детков сәхнәгә соңрак чыкты.

Гадәттә, стендап форматындагы чаралар яртылаш караңгы залда үтә. Әйтик, кечкенә сәхнә, сәхнәдә микрофон, ә микрофон янында стендап остасы, ягъни «стендапер». Тамашачылар күренми, аларның бары көлгән тавышлары гына ишетелә. Әлеге очрашу да, бик тә серле сәбәпләр аркасында, шулай башланды: кыскасы, ут сүнде. Әллә чыннан да нидер булган, әллә 1 нче апрель уңаеннан көлеп алдылар, ансын төгәл әйтә алмыйм. Тик шул темага багышланган чараның нәкъ шулай башлануын мин бер билге кебек кабул иттем.

Оештыручылар әлеге проект белән таныштырып киткәч, эчтән генә «Ниһаять!» дип куйдым. Очрашуның башында ук: «Казан – глобаль яктан карасак, илнең өченче башкаласы. Безнең аны юмор ягыннан да шул дәрәҗәгә күтәрәсебез килә», — дигән фикер яңгырады. Чыннан да, Мәскәү белән Санкт-Петербург шәһәрләреннән кала башка бер җирдә дә мондый клуб әлегә юк. Димәк, Казан чыннан да бу исемгә дәгъва кыла дигән сүз.

Инде башкалабызда ачылачак бердәнбер Stand-up club берничә форматта һәм төрле-төрле көннәрне үз эшчәнлеген алып барачак икән. Әйтик, сишәмбе — «Ачык микрофон» көне. Ягъни, теләгән һәр кеше килә, языла һәм сәхнәдә үз көчен сынап карый алачак. Иң мөһиме, керү дә, карау да, катнашу да бушлай! Ә җомга һәм шимбә көннәрендә «Top Stand Up» форматында бөтен илдән җыелган стендап осталары чыгыш ясаячак. Бу форматтагы беренче чара инде 5 нче һәм 6 нчы апрель көннәренә планлаштырылган. Шулай ук, оештыручылар әйтүләренчә, бу клубка айга бер тапкыр Россиянең иң танылган стендап осталарының килүе көтелә.

Оештыручылар әлеге клубка тагын бер яңалык кертергә уйлаганнар. Ул да булса — «Татарча Stand-Up. Теләкләре – татарларның милли үзәге Казанда татар телендә чыгыш ясаучы стендап осталарын арттыру. «Татар телендә дә шаяра-көлдерә белүчеләр бар ул. Күп түгел, тик бар», — диде Артур Шугумов.

Әйтеп үткәнемчә, чараның төп кунагы — танылган стендап остасы Сергей Детков иде. Аны барлык тамашачылар да җылы каршы алды. Башлап «Ачык микрофон», «Рассмеши комика», «Камеди Баттл» проектларында катнашкан Сергей хәзер ТНТ каналында баручы StandUp тапшыруы резиденты. Аның үзенчәлеге хәзерге тормыш турындагы кыю-кыю фикерләрендә, искиткеч юмор хисендә генә түгел, ә тумыштан сул кулсыз булып тууында да. Тик ул аңа сәхнәдә чыгыш ясарга киртә булмаган. Киресенчә, әле үз йөзен табарга да булышкан. Аның чыгышларында тагын бер үзенчәлек – үз-үзеннән оста итеп көлү дә бар. Ул, чыгу белән, «Мин начар әңгәмәдәш» дип әйтеп куйса да, очрашу барышында аның белән ютуб һәм социаль челтәрләрнең телевидениены алыштырулары турында, нинди темаларга сөйләргә яратуы хакында, КВНга мөнәсәбәте, Украинадагы президент сайлаулары хакында да сөйләштеләр. Әле аның татар кызы белән мәхәббәт тарихы булганы да ачыкланды. Ә Казанга ул әлеге Stand Up Club ын ачуда катнашырга махсус килгән.

Юмор өлкәсендә эшләүче кешеләрнең һәрбер сүзе кызык яңгырый, бәлки шуңа күрәдер дә бу очрашу вакытында залда җылы атмосфера хөкем сөрде. Азактан, оештыручылар иң кызыклы сорау авторына җомга көнне булачак «Top Stand Up» чарасына ике билет та бүләк иттеләр.

Клубның урнашу урыны исә «Родина» кино үзәгендә. Клубның инстаграм һәм «Вконтакте» челтәрләрендә үз битләре дә бар. Тиздән үзләренең сайтлары да әзер булачак икән. Аннан чараларга билетларны онлайн рәвештә алып булачак.

Энҗе Габдуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 1 курс студенты.