Казанда һава торышы аномалиясе көтелә

Икенче атна рәттән Казанда тотрыклы рәвештә җылы һава торышы саклана. Якын көннәрдә Татарстан башкаласындагы һава торышы скандинавия антициклоны йогынтысында һәм температура күрсәткечләре нормадан 3 градуска югары булачак. Бу турыда Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына таянып КФУ профессоры Юрий Перведенцев хәбәр итте.

Бу атнада көндез 16-19, ә төнлә 4-8 градус җылы булыр дип фаразлана. Ә атна ахырына аномалия булуы көтелә. Температура күрсәткечләре 3 градуска артачак.

Сишәмбе, 23 апрель көнне, салкын атмосфера фронты бераз үзгәрешләр кертергә мөмкин. Бераз явым-төшем булуы көтелә. Көндез — 14, ә төнлә 4 градус җылы булыр дип фаразлана.