Казанда «ЭтноСтартапФорум» республика форумы узачак

Анда республикадан 150 яшь кеше катнаша.

28 августтан 30 августка кадәр Казанда беренче республика «ЭтноСтартапФорум» узачак.

Ул Татарстан халыклары мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру буенча яшьләр эшкуарлык инициативаларын ачыклауга, аларга ярдәм итүгә һәм алга җибәрүгә багышланган.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра торган форумның максаты — милли колоритлы продукция җитештерә торган эшкуарлар бергәлеге булдыру, тәҗрибә алмашу һәм Россия төбәкләрендә этнокомпонентлы продукция реализацияләүнең иң уңышлы тәҗрибәләрен кертү.

Проектта яшьләр милли-мәдәни берләшмәләрнең актив вәкилләре, яшь эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр катнашачак.

«ЭтноСтартапФорум»да Татарстан халыкларының милли компоненты белән продукт булдыру идеясе булган яисә әзер продукты булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан Республикасында яшәүчеләр катнаша ала. Гаризаларны бирегә җибәрергә.

Форум кысаларында «Емелина Печи» әзер мичләр остаханәсе җитәкчесе — Роман Дементьев, Идел буе төбәгендә OZON директоры — Рөстәм Касыймов, «Татарстан Республикасы туризмын үстерү үзәге» Автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры — Дилбәр Садыйкова, Марий Эл Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе — Дмитрий Васенин һәм башкалар чыгышлары планлаштырылган.

Уку йомгаклары буенча иганәчеләр һәм инвесторлар алдында проектлар питчингы булачак.

Автор: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге; фото: http://mant.addnt.ru