Казанда ИХО илләренең III яшь эшмәкәрләр форумы узды

15-20-нче май көннәрендә, Татарстан башкаласында Ислам хезмәттәшлеген оештыручы илләрнең III Казан яшь эшмәкәрләр форумы узды. Чарада дөньяның Ислам хезмәттәшлеген оештыручы 52 илдән килгән (Әфганстан, Иордания, Марокко, Нигерия, Пакистан, Рәсәй, Әзербәйҗан, Кыргызстан, Иран, Малайзия, Индонезия, Төркия, Тунис, Йемен, Палестина, Ливан һ.б.) 18-35 яшь аралыгындагы 400 яшь эшмәкәр катнашты.

Форумны Ислам хезмәттәшлеген оештыручы Яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасы Хакимияте үткәрә. Чараның операторы – «Югары технологияләр өлкәсе технопаркы «IТ-парк», Oxademy бизнес-мәктәбе ярдәме белән Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды.

Чараның оештыру комитеты катнашырга теләк белдерүче барлыгы 1000 гариза кабул ителгәне хакында җиткерде. 400 иң әйбәт дип табылган проект авторлары 2 ай дәвамында онлайн-укыту курсларын алган. Әлеге укытулар «ИТ-парк» технопаркы һәм «Oxademy» бизнес-мәктәбе тарафыннан стартап Платформада алып барылды. 400 проекттан нибары 52-се генә Казанда очрашты. Форум ИТ өлкәдә эшләүче әлеге проект авторларын бер мәйданчыкта җыйды, инвесторлар белән аралашу, үсеш һәм тәҗрибә туплау өчен мөмкинлекләр тудырды.

«Без Сәләт белән бергә Форумның программасын төзедек, ул бер атнага исәпләнгән. Онлайн-укыту процессында да катнаштык. Катнашучыларга менторлар, эксперт, инвесторлар эзләргә булышабыз. Бер сүз белән әйткәндә, еллар дәвамында тупланылган барлык потенциалыбызны эшкә җигәбез. Бу платформаны тудырганда без үзебезнең экспертизаны меңләгән километрлар ераклыкта булган кешеләргә җиткерәбез», — дип сөйләде Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы директоры Антон Грачев.

Ачылу тантанасында  катнашкан Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов форумның әһәмиятлелеген кат-кат искәртте: «Биредә җыелуыбызның төп сәбәбе – бер-беребез турында күбрәк мәгълүмат алу, дөньяда тынычлыкны саклау, илләр арасында дуслык элемтәсен ныгыту, стартап проектларын, гомумән, бизнес-берләшмәне алга җибәрү. Күрәсез, сәбәпләр байтак. Сезгә нәтиҗәле эш көннәре теләп калам! Куйган максатларыгызга ирешегез, һөнәри осталыкларыгызны арттырыгыз. Дөнья буенча, һәм, әлбәттә, Татарстанда сезнең өчен мөмкин кадәр күбрәк мөмкинлекләр ачылсын!»

Проектларның эчтәлегенә килгәндә, алар чыннан да, бик саллы иде. Мисалга, «Cure» проекты (Тунис) глобаль проблемаларны хәл итүгә алынган. Әлеге проект физик җитешсезлекләре булган кешеләр өчен миоэлектрик протезлы аяк-куллар җитештереп кенә калмый, аларны кулай бәядән ихтыяҗы булган кешегә тәкъдим дә итә. «Recyclo» проекты (Ливан) да җәмгыять өчен мөһим эшләр белән шөгыльләнә. Ул чүп-чар һәм калдык-постыкларны эшкәртү юлларын күрсәтә, икенчел чималны чит илләрдә дә эшкәртү юлларын өйрәнә, бәяләрнең үзгәрүе белән идарә итә. «Smart Brain Communicator» (Пакистан) бәхетсезлек очрагында калган миллионлаган кешеләр өчен аралашу системасын булдыра. Проект авторлары, мисалга, инсульттан соң пациенттан кире элемтә дә кирәк дип саный. Мондый аралашу терелү процессын тагын да тизләтәчәк ди алар.

Форум «KAZANSUMMIT» сессиясе белән тәмамланды. Нәкъ менә биредә ктанашучылар проектларын инвесторларга, һәм төп кунак – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка тәкъдим иттеләр.

«Яшь эшмәкәрләр хәрәкәте бүгенге көндә Рәсәйдә генә түгел, чит илләрдә дә зур, көчле оешмаларга әйләнеп бара. Рәсәй Федерациясе Ислам хезмәттәшлеге оешмасының күзәтүче әгъзасы булып торуын аерым искәртеп үтәсем килә. Сезнең белән Казанда булуыма бик шатмын! Минем өчен Казан – икенче ватаным, өем кебек. Бирегә кабаттан кайтып берничә ел элек башлап җибәргән проектларның үсешен күрү аеруча да рәхәт!» — дип белдерде Ислам хезмәттәшлеген оештыручы илләрнең Яшьләр форумы Президенты Эльшад Искәндәров.

Илүзә Гайнетдинова