Казанда JadidFest гөрләде

Беренче декабрь көнне Казанның «Смена» үзәгендә татар мәдәнияте өлкәсендәге иң зур чараларының берсе – JadidFest фестивале узды. Дүртенче ел рәттән үткәрелгән әлеге фестиваль бер генә көн дәвам итсә дә, аның программасы кызыклы чараларга бик бай булды.

Аны көндезге сәгать 11:00 дән 15:00 гә кадәр дәвам иткән “Гыйлем фест” рубрикасы ачып җибәрде. Биредә Республиканың төрле районнарыннан килгән мәктәп укучылары фәнгә, татар телен саклап, аны үстерүгә багышланган төрледән-төрле проектларын тәкъдим итте. Әлеге татарча проектлар ярминкәсендә татарча мультфильмнар төшерергә өйрәнүгә, интернет челтәрендә, физика фәненә кагылышлы татарча контент мәйданчыгы булдыруга, милләтебезнең бөек шәхесләрен ойрәнүгә һ.б. яшьләр арасында татар телен актуаль итүгә юнәлдерелгән проектларны очратырга мөмкин иде. Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе әйтүенчә, бу аларның мәктәпләр белән беренче тапкыр шундый тыгыз элемтәдә эшләүләре. Чыннан да, сәгать бердә килсәң, мондагы халыкның күбесе мәктәп балалары булуы, аларның гөж килеп «Смена» үзәгенә агылганнарын күзәтергә мөмкин иде.

“Гыйлем фест” үзенә яшьүсмерләрне җәлеп итсә, JadidFestта олырак аудитория өчен дә кызыклы чаралар шактый күп булып чыкты. Мисал өчен, “Татар дизайнының киләчәге” дискуссиясенә, Эльза Нәбиуллинаның “Нигә географияне белергә кирәк? Дөнья буйлап сәяхәт”, “Татар теленең икътисади ихтыяҗы” лекторийларына үзләре теләп, кызыксынып килүче яшьләр күп иде.

“Печән базары” фестивалендәге кебек, JadidFestта да милли бизәкләр төшерелгән кул эшләнмәләре, йорт җиһазлары, кием-салым сатыла торган аерым сектор – дизайн-маркет белән балалар мәйданчыгы да бар иде. Музыкага килгәндә, «Смена»ның беренче катындагы кофейнясында 15:00 дән алып 18:00 гә кадәр бертуктаусыз Булат Шәйми, Адилә Әхмәтова, Радик Мусин, Зәринә Хәлилова һ.б. башкаручылар татарча каверлар, ягъни башка тел җырларын үзләренчә татарчага тәрҗемә итеп, башкардылар. Иң тәмлесе азакка кала диләр, фестивальдә дә шулай — кичке 20:00 дән чараның ахырына кадәр татарча электрон музыка шоу-кейсы гөрләде. Биредә The Kam, K-Ru, Usal, Said Olur, Malsi Music, Djinn City һ.б. – иң перспективалы татарча рэп, хип-хоп, хаус –музыкантлар чыгыш ясады.

Тагын шуны искәртеп үтәргә кирәк, быелгы JadidFestның бер өлеше удмурт мәдәниятенә багышланды. Дарали Лели ( псевдоним ) — Удмуртиянен яшь дизайнеры – заманча Удмурт мәдәнияте, дизайны һәм музыкасы турында лекция укыды, ә Павел Александров удмурт фольклорын яңача электрон музыкага салып җырлады. “Баш миенә үтеп керерлек чын удмурт музыкасы!» — диде аның турыда Тәбрис Яруллин.

Сиринә Сәхапова. КФУ Журналистика  һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.