Казанда йолдызлар яңгыры көтелә

12-13 нче май көннәрендә Казанда йолдызлар яңгыры явачак. Дөньяның волейбол буенча 4 иң көчле клубы Чемпионнар Лигасының “Финал-четырех” турнирында катнашачак. Быел әлеге мәртәбәле турнир Казанда узачак. 12 нче май көне ярымфиналлар, 13 нче май көнне финал уеннары Баскет-холл аренасында узачак. Билетлар бәясе 200 дән 1200 сумга кадәр, шулай ук ташламалар да каралган.

Ярымфинал уенын Казанның “Зенит-Казан” клубы Италиянең “Перуджо” клубына каршы уздырачак. Узган ел Чемпионнар Лигасының финалында безнең команда аларны 3:0 исәбе отып, чемпион исемен яулады. Казанлылар турнирның быелгы хуҗалары булу сәбәпле, плей-оффның 2 раундын төшереп калдырды. Алар булачак көндәшләрен инде ай ярый көттеләр.

Ярымфиналда катнашачак икенче пар “Чивитанова” һәм “Закса” командалары. “Чивитанова” тагын бер Италия клубы. Алар составында Османи Хуантарено, Цветан Соколов, Женя Гребенников и Мика Кристенсон Татарстан башкаласына киләчәк. Әлеге команда белән “Зенит” быел очрашып, 3:0 исәбе белән җиңүгә ирешкән иде.

“Закса” командасы Польшадан. Алар составында йолдызлар булып Бенджамин Тоньютти, Матеуш Бенек, Сэм Деру санала.

Әлеге командаларның һәрберсе дә җиңүгә лаек! Тик чемпион берәү генә булачак! Кем икәнен беләсегез килсә, уеннарга рәхим итегез! Мондыц вакыйга ел саен булмый! Мөмкинлекне ычкындырмагыз!

Татарстан командасына уңышлар телибез!

Гөлсу Төхвәтуллина. Фотолар “Зенит-Казан” волейбол клубының рәсми сайтыннан алынды.