Казанда Каюм Насыйрины искә алдылар

Һәр елны сентябрь аенда Казанда Каюм Насыйри музее күркәм чара – Каюм Насыйрины искә алуны үткәрә. Быел аның үлеменә 114 ел. каюм Насыйри – татар халкының бөек улы. Татарлар арасыннан ул вакытта Казан император университетында укып белем алган кешеләрнең берсе.

Кайбер галим, шагыйрь, фикер ияләренең кадере үзе вафат булганнан соң арта гына бара. Каюм Насыйри иҗаты да  – нәкъ шуның мисалы. Ул  гомере буе татар халкын укымышлы, үз телен, тарихын, мәдәниятын белүче итеп күрергә тели. Шуңадыр да ул барлык булган гыйлемен, сәләтен, фәнни эшчәнлеген татарлар арасында мәгърифәт нурын таратуга багышлый.

Күптән түгел күренекле галимнең вафатына 114 ел тулды. Һәр елдагыча Казанда Каюм Насыйри музей-йортында бөек шәхеснең искә алу көне узды.  Быел кичәне оештыручылар язучының нәсел агачын барлау максатын күзаллап, аның хәзерге вакытта яшәгән туганнарын җыйды. Каюм Насыйри үзе нәсел шәҗәрәсен төзү өлкәсендә зур белгеч булган. Әтисе, бабалары турында язып калдырган нәсел агачы Болгар чорына ук килеп тоташа. Искә алу көнендә дә  фән һәм мәдәният эшлеклеләре әлеге куәтле нәсел агачының бүген яшәүче вәкилләре белән танышып,  аларның төп нәсел сызыгы белән ни рәвешле бәйләнгәнен ачыклады.

Чара  Каюм Насыйри каберендә аның рухына дога кылудан башланды. Монда олуг шәхесне искә алу өчен “Каюм Насыйри ватанын торгызу” фондының башкарма директоры, галимнең якташы Асия Гобәйдуллина килгән иде. Ул элек Югары Шырдан, хәзер Түбән Шырдан дип аталган язучының туган  авылның бүгенге торышы турында сөйләде. Кайчандыр тормыш кайнап торган авыл җансызланып, сүнеп бара. “Минемчә, татар халкына Каюм Насыйри кебек бөек шәхесне биргән авыл яшәргә тиеш”,  – ди ул. Бүген Насыйри ватанында аның исемендәге су коесы һәм мәчет бинасы исән. Мәчет 1902 елда ачылганнан соң берникадәр вакыт яшәвен туктатып тора, аннары соң мәктәп буларак кулланыла, соңыннан бина хуҗасыз кала һәм аның бурасын урыныннан күчерәләр. Бүген анда китапханә, канцелярия һәм башка оешмалар урнашкан, ләкин аларның берсенең дә авыл халкы өчен   файдасы юк.  Мәчетне яңадан төзекләндерергә уйлыйлар,  әмма аның элекке урынында шәхси милек торганлыктан, аны шунда ук булмаса да, аңа бик якын итеп куялар. Мәчет бинасы әле тулысынча төзелеп бетмәгән, шуңа да карамастан быел анда Корбан гаете бәйрәмендә намаз укыганнар.  “Җиңел түгел. Мәчет бинасы бары җирле халык ярдәме белән генә торгызыла. Без матди ярдәм сорап, хатлар язып мөрәҗәгать иттек, әмма аны алыр өчен һәрбер җитәкче белән аерым сөйләшү кирәк, күрәсең. Хәйрия фондлары да, мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Безгә дә мөрәҗәгать итүчеләр бар, әмма барысына да ярдәм итү мөмкин түгел”, – дип аңлатты Асия Гобәйдуллина.

Каюм Насыйри музееның директоры Рушания Шәфигуллина галимнең тормышы, иҗат юлы, йортта сакланган күпкырлы эшчәнлеге, бай хезмәте белән таныштырды. Каюм Насыйри татарлар арасында танылган дин әһелләре гаиләсендә тәрбияләнә. Ул күп өлкәдә татарлардан беренче ачучы булып санала. Каюм Насыйри  беренчеләрдән булып Ислам дөньясын фәнни яктан өйрәнә башлый, беренче булып алфавит тәртибендә Коръән гыйбарәләре сүзлеген төзегән кеше, татар авылларының тарихын өйрәнү  юнәлешенә нигез салучы. Каюм Насыйрины беренче татар халык этнографы дип саныйлар. Ул  милли ашларга багышланган китап бастыручы, шулай ук ул – шифалы үләннәр белгече. “Каюм Насыйри гарәп, фарсы, төрек, рус телләрендә яза, сөйләшә. Ул Казан император университетында рус телендә докладлар укый. Бу безнең өчен хәзерге көндә кытай телен өйрәнеп, кытай телендә фәнни хезмәтләр язуга   тиң”, –  дип билгеләп үтте Каюм Насыйриның фәнни эшчәнлеген Рушания Шәфигуллина.
Каюм Насыйринең хезмәтләре чыннан да санап бетергесез. Ул  үзенең фәнни хезмәтләре һәм күпкырлы эшчәнлеге белән татар мәдәнияты, фәне һәм иҗтимагый фикерендә тирән эз калдырган шәхес. Юкка гына аны татарның Леонардо да Винчие димиләрдер…

Ләйсән КАДЫЙРОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 2 нче курс студенты.