Казанда китап ярминкәсе узачак

18-19 июнь көннәрендә Казанда бишенче тапкыр интеллектуаль әдәбият фестивале —  Җәйге китап фестивале узачак. Аны «Смена» замана мәдәнияты үзәге оештыра.

SphHyUD0s4k

Чаараның төп вакыйгасы — китап ярминкәсе булачак. Теләгән һәркемгә нәшрият бәясеннән заманча әдәби, публицистик, фәнни-популяр, документаль һәм балалар китапларын сатып алырга мөмкин булачак.

Ярминкәдән тыш, фестиваль кысаларында заманча мәдәнияттәге процесслар турында лекцияләр һәм дискуссияләр дә оештырылачак. Фестивальнең ике көнендә дә килүчеләр өчен фудкорт һәм балалар өчен  белем бирү һәм иҗади мастер-класслар белән лекторий эшләячәк. быел беренче тапкыр фестивальдә халыкара кунаклар — Польша һәм Швейцариянең мәдәни эшлеклеләре катнашачак.
Фестиваль кысаларында барлык чараларга керү ирекле.
Фестивальнең программасы белән тулырак итеп биредә танышып була: http://smenabookfest.ru