Казанда Мәрҗанигә һәйкәл ачылды

Бүген Казанда Кабан күле яр буенда күренекле дин эшлеклесе, мәгърифәтче, галим Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Казан федераль университетыннан беренче проректор Рияз Минзарипов бар иде. 

Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларны Мәүлид бәйрәме, ягъни Пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в)нең туган көне белән котлады.

«Бу көнне без татар халкының мәшһүр улы — дин белгече һәм философ Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачабыз. Үз хезмәтләре белән ул татар халкын мәгърифәтле итүгә зур өлеш керткән. Бу проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт», — диде Татарстан Президенты.

Минтимер Шәймиев үз чиратында Шиһабетдин Мәрҗанине бөтен дөньяда белүләрен әйтте һәм аны хезмәтләрен әле озак өйрәнәчәкләрен билгеләде.

«Шиһабетдин Мәрҗани — безнең горурлык, халкыбызның байлыгы. Аның турында күбрәк сөйләргә, кешеләрне күпкырлы эшчәнлегенең барлык яклары, тарихка керткән өлеше белән таныштырырга кирәк. Бу бигрәк тә бүген, Казанга туристлар агымы күп булганда мөһим», — диде ул.

Һәйкәл ачылу Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылу аның тууына 200 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан булды. Һәйкәл бөек татар сынчысы Баки Урманче проекты буенча ак мәрмәрдән эшләнгән.