Казанда Россиянең «Ел студенты»н билгелиләр

Казанда бу көннәрдә Россиянең студентлар гүзәлен сайлау белән бер рәттән 2018 елның «Ел студенты»н да билгелиләр. Шунысы мөһим — хәзер Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган бу ике конкурска да 5 яшь.   Премиянең финалы Татарстан башкаласында уздыру хокукы былтыргы җиңүче, КФУ вәкиле Нәфис Сираҗетдинов исеме белән бәйле.  

Быел проект Россия Федерациясенең 63 субъектын колачлаган. Катанашучыларның гомуми саны 5 меңнән арткан. Финалда вузлардан иң яхшы 300 студент катнаша. 2018 елда конкурсның гомуми приз фонды 2,1 млн.ны тәшкил иткән. Гран-прига лаек дип табылган җиңүче 300 мең сумга һәм Росмолодежь җитәкчесе Александр Бугаев ярдәмчесе булу хокукын ала. Башка 8 номинациядә җиңүчеләргә 100әр мең сум биреләчәк.

Премиянең экспертлары составына  фән, мәдәният, иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр кергән. Алар арасында, мәсәлән,  Олимпиа чемпионнары Аделина Сотникова, Арсен Галстян бар. 

Татарстан бу көннәрдә Республика Президенты ярдәме белән Россиянең студентлар тормышы үзәгенә әверелде. Моннан алдарак кына «Россиянең ел студенты» конкурсы финалында Татарстанны 9 студент тәкъдим итәчәге билгеле булган иде. Аларның дүртесе КФУда укый. Казан университеты «Ел журналисты», «Иҗтимагый эш белән шөгыльләнүче», «Ел старостасы» һәм «Ел интеллекты» номинацияләрендә тәкъдим ителгән.