Казанда Россиянең студентлар гүзәлен сайлыйлар

Бүген Казанда Бишенче «Краса студенчества России-2018» Илкүләм талантлар конкурсының финалы була. Анда 12 кыз катнаша. Алар зөбәрҗәт-көмеш төстәге таҗ һәм 100 мең сум акча өчен ярышалар. Финалистлар арасында Казан федераль университетыннан 20 яшьлек Полина Горюнова да бар. Моэңа кадәр ул «Мисс КФУ — 2017», 2018 елда Татарстанның беренче вице-миссы булып танылырга өлгергән иде. Бүген Плина КФУның Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының 3 нче курсында белем ала. 

«Краса студенчества России» Илкүләм талантлар конкурсы Казанда бишенче тапкыр үткәрелә. Читтән торып катнашу этабыннан икенче турга Россиянең 40 төбәгеннән 70 белем бирү оешмасыннан кызлар чакырыла. Читтән торып катнашу этабында һәр катнашучы Россия тарихы буенча онлайн-интервью үтә һәм үзенең ирешелгән уңышларын күрсәткән портфолио һәм социаль проектын тәкъдим итә. Турыдан-туры катнашу этабында конкурсантлар интеллектуаль уенда, мәдәни волонтерлык темасына дебатларда катнашалар, эссе язалар үзләрен һәм иҗади номерларын тәкъдим итәләр. Конкурсның финалына 12 кыз чыга.

«Краса студенчества России» конкурсы башка матурлык конкурсларыннан аерыла. Биредә буй һәм авырлык үлчәү юк. Иң беренче чиратта конкурсанткалар үз талантларын күрсәтергә тиешләр. Сүз уңаеннан КФУ вәкиле Полина Грюнова конкурс финалында җыр башкарачагын белдерде.

Конкурсның приз фонды 350 мең. Аның 100 меңе җиңүчегә бирелә һәм аның рәсеме 2019 елда Пермьдә үтәчәк студентлар язының реклама плакатларында кулланылачак.