Казанда суытачак

Казанда бу атнаның чәршәмбесендә аномаль җылыны аномаль салкыннар алыштырачак. Бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Чәршәмбедән башлап, атна дәвамында безнең төбәктәге һава торышын арктик антициклон билгеләячәк. Салкын һава массалары Карск диңгезеннән киләчәк. Шунлыктан температура кисәк түбәнәя. Бүген тәүлекнең уртача температура +4 градус тәшкил итә, ә ул -4 градус булырга тиеш, ягъни аномаль җылыны кисәк кенә аномаль салкыннар алыштырачак», — диде ул.

РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, 20 ноябрьдә көндез Казанда -9, төнге сәгатьләрдә -12 градус булачак. Переведенцев фикеренчә, төнлә термометрның терекөмеш баганасы -15 градуска кадәр төшәргә дә мөмкин. Шул рәвешле, тәүлеклек уртача температура нормадан 8-10 градуска түбәнрәк булачак.

«Салкыннар бер атна торачак. РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, һаваның басымы югары булачак. Безгә төньяктан салкын һава массалары килә. Якын көннәрдә явым-төшем көтелми», — дип искәртте КФУ профессоры.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында тотрыклы кар катламы, гадәттә, 19-21 ноябрьдә барлыкка килә. Атна ахырына кадәр кар яумаячак. Шулай да бер атнадан соң җылытырга һәм явым-төшем күзәтелергә мөмкин. Юрий Переведенцев фикеренчә, Яңа елга кадәр кар һичшиксез ятачак.

«Татар информ» МА алынды.