Казанда тарихта беренче тапкыр юридик «Оскар» тапшырдылар

Казанның Корстон сәүдә-күңел ачу үзәгендә Legal Expert Awards (LEA) ассамблеясе кысаларында 10 номинация буенча юридик «Оскар» тапшырылды.

Ассамблеяне оештыручы – Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты, ААҖ «ЛЕГАЛЭКСПЕРТЭВОРДС», ААҖ «КАЗАНЬ ЭКСПО». Төп вакыйга – «Legal Expert Awards» профессиональ премиясен тапшыру. Экспертлар шурасы кабул иткән карар нигезендә 10 номинациядә җиңүче билгеләнде. Шунысын искәртергә кирәк, шураны Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты деканы Лилия Бакулина җитәкләде.

«Россия юристлары ассоциациясе «Ел юристы» премясен тапшыра. Безнең төбәктә дә охшаш проект оештырырга дигән фикергә килдек. Суд системасында, прокуратурада, юридик бүлекләре булган корпорацияләрдә, хокукый идарәләрдә хезмәт куючыларның хезмәтен күрергә, бәяләргә кирәк», – дип сөйләде Лилия Бакулина.

Оештыручылар сүзләренчә, җиңүчеләргә тапшырылган статуэткаларда сурәтләнгән арыслан символик мәгънәгә ия. «Җиңүчеләрнең хокукы бозылганнарны якларга әзер булуларын белдерә», дип аңлатты Лилия Бикулина.

«Legal Expert Awards» профессиональ премиясен тапшыру юриспруденция өлкәсендә алдынгыларны билгеләргә ярдәм итәчәк. Бу исә яшь буын өчен зур тәҗрибә күрсәткече. Аңа таянып, киләчәк буын да җәмгыятькә сыйфатлы хезмәт күрсәтү мөмкинлегенә ия булачак, дип ышана оештыручылар.

Түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде:

1. Иң яхшы юридик фирма – «Татюринформ»;

2. Иң яхшы адвокат белеме – Татарстан республикасы адвокатлар коллегиясе «Сергис»;

3. Иң яхшы Legal Tech проект – «Податьсуд.рф» юридик хезмәт интернет-порталы;

4. Иң яхшы юридик бүлек – «Татэнерго» хокукый идарәсе;

5. Дәүләт һәм муниципалитетта иң яхшы хезмәт куйган юрист – торак сәясәте идарәсенең директор урынбасары Лилия Шарипова;

6. Суд парктикасында иң яхшы юрист/адвокат – Эмиль Гатауллин (адвокат);

7. Иң яхшы юрист-спортсмен – «Татэнерго» хокук идарәсе җитәкчесе Ольга Савинова;

8. Иң яхшы студент – Казан (Идел буе) федераль университетының Тимирясов исемендәге юридик факультеты студенты Ильнура Уразаева (көндезге уку бүлеге, IV курс);

9. Иң яхшы укытучы – Үзәк Сайлау комиссиясе әгъзасы, Россиянең милләтара хокук ассоциациясе вице-президенты Василий Лихачев;

10. «Legal Expert Awards» экспертлар шурасы карары белән тапшырылган махсус бүләк иясе – бизнесмен Илдус Янышев.

Әдилә Галимова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Чыганак