Казанда удмурт теле курслары башланачак

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов удмурт теленнән курслар оештыра. Бу хакта ул “Вконтакте” социаль челтәрендә хәбәр иткән.

“Удмурт теле курслары турында социаль челтәрләрдә сөйләшә башладык. Табигый рәвештә шундый идея туды. Тәбрис белән подкастта бу теманы күтәргән идек. Без дә күршеләребезнең телен өйрәнә алабыз. Кеше татар телен өйрәнергә авыр, методикалары юк дип әйтә. Мин әйтәм, кешенең теләге булса, ул телне өйрәнә ала. Шуңа без дә удмурт телен ничек өйрәнеп булыр микән дип карыйбыз”, — диде Рәдиф Кашапов.

Социаль челтәрдә Рәдиф Кашапов урнаштырган белдерүдән күренгәнчә, курслар чәршәмбе, якшәмбе көннәрендә ике ай дәвамында барачак. Беренче дәрес 18 сентябрь көнне сәгать 19.00дә башлана. Удмурт телен Марина Спиридонова укытачак.

“Өйрәнү — ул процесс, кеше сорый, кеше языла. Бер ун кеше җыярга уйлыйбыз”, — диде Рәдиф Кашапов. Аның әйтүенчә, Марина Спиридонова белән алар күптән таныш. “Удмурт укучысы булса да, ул татарча яхшы сөйләшә. Без аның белән берничә чара үткәргән идек”, — диде ул.

“Курсларны иртәгә башларбыз. Тел кызыклы булырга тиеш. Кызыклы формада укытырга планлаштырам”, — диде курслар турында Марина Спиридонова.

Марина Спиридонова үзен удмурт теле белгече дип санамый, шуңа күрә ярдәмчеләр чакырган. “Удмуртиядән килгән ярдәмчеләрем булачак. Алар удмурт телен яхшы беләләр. Мин балалар белән шөгыльләнәм. Кечкенә балаларның методикасын олыларга да өстәргә уйлыйм”, — диде ул.

Мәгълүмат «Татар информ» МА алынды.