Казанда урам сәнгате көннәре

Казанда 13е һәм 14нче август көннәрендә «Очкын» урам сәнгате һәм туган якны өйрәнү фестивале уздырыла.

Лядской бакчасында 4 мәйданчык:

Күргәзмә, музыка, театр һәм китаплар мәйданчыклары эшләр дип көтелә.

Күргәзмә 50дән артык әле беркайда да күрсәтелмәгән плакаттан торачак. Алар Татарстанда узучы чараларга, шәһәр музейлары һәм галереяләренә, тарихи сюжет һәм феноменнарга багышланган. Авторлары – Россия, Швейцария, Польша дизайнерлары.

Тамашалардан Казан режиссерларының «В розовом» спектаклен, балалар өчен «Птица» (Ижевск), «Бродячий Вертеп» (Мәскәү) театрларының, Санкт-Петербургтан Leo’s marionette show төркеменең марионеткалар тамашасы көтелә. «Sforzando» яшьләр симфоник оркестры катнашында өч опера – Вольфганг Амадей Моцартның «Бастьен и Бастьенна», Джанкарло Меноттиның «Телефон» һәм Ләйсән Абдуллинаның «Береника» опералары яңгыраячак.