Казанда «ВКонтакте» социаль челтәре вәкиллеге ачыла

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәре вәкилләре белән очрашып, Казандагы вәкиллек турында фикер алышты. Диләрә Махиянова

«ВКонтакте» челтәренең Татарстандагы төбәк вәкиле итеп билгеләнде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Диләрә Махиянова моңарчы республикадагы төрле проектларга җәлеп ителгән иде, социаль челтәрләрдә рәсми сәхифәләр белән эшләде. «Аның республика турында яхшы мәгълүматы, тәҗрибәсе, эшләнмәләре бар. Шуңа күрә ВКонтакте аны сайлаган», — диде Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев.

Элегрәк «ВКонтакте» Казанда төбәк вәкилләре программасын эшләтеп җибәрү турында белдергән иде. Эксперименталь программа кысаларында компания вәкилләре медиа кулану һәм конкрет төбәктә контент булдыру үзенчәлекләрен анализлаячак.

Татарстан Хөкүмәте йортында очрашуда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Айдар Сәлимгәрәев тә катнашты.

Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, бүген «Казан-Арена» стадионында «ВКонтакте» командасы биредә яшәүче авторлар белән очрашачак, анда соцчелтәрнең яңа вәкиле тәкъдим ителәчәк һәм хезмәттәшлек планнары каралачак.

  • Казан — эксперименталь проект эшләячәк икенче шәһәр булды. ВКонтакте челтәренең беренче вәкиллеге Екатеринбургта ачылган иде.
  • Диләрә Махиянова — Казан федераль университетын тәмамлаган студент.

«Татар-информ»