Казанда җылы һава торышы көтелә

Октябрь башыннан Татарстан башкаласында 40 мм явым-төшем булган. Бу айга уртача норма 48 мм. Бу турыда Казан университеты метеостанциясе мәгълүматларына таянып Экология һәм табигатьтән файдалану институты галиме, профессор Юрий Перведенцев сөйләде. 

Юрий Перведенцев әйтүенчә, Казанда һава торышы тотрыклы түгел. Ул югары басым өлкәсе белән билгеләнә. Әйтик, бүген иртән 2,8 градус җылы иде. Күпъеллык күзәтүләрдән чыгып, көнлек уртача температура 4,8 градус булырга тиешлеге мәкълүм. Хәзер бу күрсәткеч 3-3,5 градус кына.

Россиянең Гидрометереология үзәге мәгълүматларына караганда, пәнҗешәмбе, 17 октябрь көнне көндез — 9, төнлә — 5 градус җылы, көннең болытлы, урыны белән яңгыр булуы көтелә.

18 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы, бераз кыска вакытлы яңгыр булыр дип фаразлана. Көндез 8 градус җылы, төнлә — 0. Шимбә, 19 октябрь көнне көндез 5, ә төнлә 1 градус җылы булыр дип көтелә.

Якшәмбедән Казанда бераз җылытыр дип көтелә. Көньяк һава агымнары җылы һава алып киләчәк. Көндез 9, ә төнлә белән 8 градус җылы булыр дип көтелә. Ә менә дүшәмбе көндез һәм төнлә 13 һәм 10 градус җылы булыр дип фаразлана. Бу вакыт өчен мондый күрсәткеч аномаль дигән профессор Ю.Перведенцев.