Казанга «Җиңү поезды» килде

Сигез вагонда урнаштырылган күчмә күргәзмәне Татарстанның 2000 студенты һәм мәктәп укучысы караячак.

Поезд составында урнашкан дөньядагы беренче иммерсив инсталляция совет халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы турында сөйли.

Ике көн Казанда булачак поездның һәр сигез вагонында фронт чынбарлыгына, шулай ук сугышның соңгы сәгатенә һәм солдатлар яу кырыннан кайта башлаган сугыштан соңгы беренче көннәренә багышланган экспозиция тәкъдим ителгән.

«Җиңү поезды» үз сәяхәтен 2020 елның 23 октябрендә Мәскәүнең Белоруссия вокзалыннан башлады. Узган елда ул Санкт-Петербургта, Мурманск, Архангельск, Смоленск, Курск, Кырымда булган. Икенче этап 2021 елның 19 гыйнварында старт алды. Күчмә музей тукталган урыннар арасында Карелия, Ленинград өлкәсе, Вологда, Ржев. Казанда состав ике көн, 26 һәм 27 апрельдә булачак, ә аннары Чебоксарга кузгалачак. Оештыручылар әйтүенчә, иммерсив күргәзмәне Татарстанның якынча 2000 студенты һәм 12 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучысы караячак.

Проект «Невский баталист» иҗат остаханәсе тарафыннан РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, «Россия тимер юллары» ААҖ һәм «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый оешмасы ярдәмендә «Кызыл квадрат» медиатөркеме белән берлектә булдырылды.

«Без музейда экспонатларны пыяла артында күрергә күнеккәнбез. Бу проектның уникальлеге шунда, монда барысына да орынырга, хәтта экспонатлар белән янәшә утырырга да мөмкин», — ди «Красный квадрат «медиатөркеме хезмәткәре Александра Никулина.

Медиатөркем тарафыннан оештырылган күргәзмәдә 50 видеопроектор, 18 видеодивар, 12 тач-өстәл бар. Ул килүчеләрне күпфигуралы скульптура композицияләреннән һәм зур төгәллек белән яңадан булдырылган санитария, штаб вагоны, мунча-кер юу поезды, бронепоезд, окоп интерьерларыннан ким шаккаттырмый. Яктылык һәм тавыш эффектлары һава сугышлары һәм массачыл танк атакалары атмосферасына чумдыра, шулай ук көндәлек солдат тормышының нинди булуын тоярга ярдәм итә.

«Проектның идея илһамландыручысы булып Петербургтан «Невский баталист» җитәкчесе Дмитрий Почтаренко тора. Ул  тарихи реконструкция белән күптән шөгыльләнә. Әлеге күргәзмә Җиңүнең 75 еллыгына ясалды, әмма пандемия аркасында ул Россия буенча йөрешен соңрак, 2020 елның көзеннән башлады», — диде А.Никулина.

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары максималь дөреслек белән сурәтләнгән. Күргәзмәне булдыручылар тарафыннан меңләгән тарихи фотографияләр сайлап алынган һәм реконструкцияләнгән, уникаль технология буенча катлаулы скульптур төркемнәр әзерләнгән. Скульптуралар 1930-1940 елларга караган үзенчәлекле киемнәргә һәм  мундирларга киендерелгән. Моннан тыш, аутентик материаллардан югары сыйфатлы музей күчермәләре тәкъдим ителә.

«Миңа күргәзмә бик ошады. Барысы да шулкадәр дөрес ки, каз тәннәре чыкты, — диде Казанның 80 нче мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Конул Алиева.

Ә аның сыйныфташы Артур Шакиров Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмәдә беренче тапкыр булуын һәм тулысынча сугыш вакытына эләгүен  тоюын хәбәр итте.

«Миңа җиңү ничек яуланганы һәм ул кешеләргә нәрсә бәрабәренә бирелүе бик кызык булды. Мәктәптә без бу чорны өстән генә уздык. Ә минем ике бабам һәм ике әбием сугышта булган», — дип уртаклашты укучы.

80 нче мәктәптән тагын бер сигезенче сыйныф укучысы Арина Хафизова аудиогидның кызыклы сөйләвен билгеләп үтте — килүчеләрне тарихи маршрут буенча Лидия исемле кыз алып бара.

Музейны булдыручылар уенча, Лидия — буынның җыелма образы, ә аның язмышы — ил язмышы. Экскурсия барышында ул истәлекләр, гаилә тарихы белән уртаклаша.

«Барыгызга да бу күргәзмәгә барырга киңәш итәм. Ул бик кызыклы, сихерли торган. Миңа күргәзмәдә аудиогид сөйләве ошады. Интерьер да ошады. Декорацияләр бик вак детальләргә кадәр уйланылган. Сугышта ниләр булганын, кешеләрнең ничек яшәвен, солдатларны ничек дәвалауларын, аларның ничек юынуын һәм соңгы көчләреннән солдатларның Ватан өчен көрәшүен белү бик кызык иде «, — дип сөйләде Арина.

«Җиңү поезды» проекты 2020 ел — Россиядә хәтер һәм дан елын йомгаклау чарасы булды, шулай ук 2021 ел — РФдә Фән һәм технологияләр елының төп чаралары планына керде.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Александр Кузнецов