Казанның иң яхшы яшь укытучысы кем булыр?

Казан федераль университеты мөгаллимнәрен «Казанның иң яхшы яшь укытучысы — 2019» конкурсында катнашырга чакыралар. Ул быел унберенче тапкыр үткәрелә. Конкурста башкаланың югары һәм һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә эшләүче, теләсә нинди фән укыта торган, фәнни дәрәҗәсенә карамастан яшь укытучылар (35 яшькә кадәр) катнаша ала. Конкурсның җиңүчеләре җиңгәннән соң 3 елдан кабат катнаша ала.  

Кандидатларны конкурска тәкъдим итү Казанның югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренең укыту-методик идарәләре һәм Яшь галим һәм белгечләре советы белән берлектә эшләнелә.

Уку йортыннан бер вәкил катнашырга хокуклы. Казан федераль университетыннан — 3 вәкил.

Конкурсның максаты — шәһәрнең талантлы яшь укытучыларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Укытуның инновацион технологияләрен тарату һәм пропагандалау, яшь укытучыларның профессионализмын арттыру һ.б.

2018 елда Казанның иң яшь укытучысы булып Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбеннән Михаил Абрамский танылган иде.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча табарга мөмкин.