Казанның иң яхшы яшь укытучысы

КФУ укытучыларын “Казанның иң яхшы яшь укытучысы” бәйгесендә катнашырга чакыралар

Әлеге бәйгедә 35 яшькә кадәр булган теләсә кайсы дисциплинаны алып баручы укытучылар катнаша ала. Аларның вазыйфасы, гыйлми дәрәҗәсе дә мөһим түгел.

“Казанның иң яшь укытучысы 2018” өч турдан тора:

I тур, читтән торып (26 март- 1 апрель) – катнашучылар оештыру комитетына портфолио, видеоролик һәм конкурс эшен тапшыралар.

II тур, ярымфинал (апрель) — конкурсантлар эшләү һәм уку процессына инновацион белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү буенча мастер-класс үткәрәләр

III тур, финал – яшь укытучылар 3 конкурста катнашачак: “Үзеңне презентацияләү”, “Фәнни көрәш”, “Иҗади конкурс”

Конкурста катнашыр өчен гариза, катнашучы анкетасы һәм документларны балалар һәм яшьләр эшләре буенча Комитетка 26 мартка кадәр бирергә кирәк.

“Казанның иң яхшы яшь укытучысы 2018” Казандагы югары уку йортларының һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренең яшь укытучылары арасында үткәрелә торган конкурс. Аның максаты: яшьләрнең фәнни активлыгын стимуллаштыру һәм яшь укытучыларның шәһси үсешен, һөнәри яктан үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру.

Оештыручыларның адресы: 420107, Казан шәһәре, Петербург урамы 70 йорт, 17 каб.

Телефон: 238-39-64.