Казанның төп 7 мифик урыны

Бүген үзен алга киткән дип санаучы һәр шәһәрнең «арсеналында» гадәти булмаган һәйкәлләр һәм сынлы композицияләр булырга тиеш. Безнең башкалабыз да бу яктан сынатмый. Казан урамнарында игътибарга лаек истәлекле урыннар шактый.

«Шүрәле табышмаклары» композициясе 2011 елда «Мегафон риваять бүләк итә» акциясе кысаларында куелган. Аның авторы  ̶  танылган казан скульпторы, Г. Тукай премиясе лауреаты Асия Миңнуллина. Композиция Г.Тукайның «Шүрәле» әкиятенә багышланган.  Бүрәнәдә утыручы Шүрәле һәм Былтыр янында булып киткән һәр кешене яхшы кәеф һәм бәхет көтә дигән ышану да яши. Ә Шүрәленең мөгезен тотып теләк теләсәң, ул һичшиксез чынга ашачак, диләр. Әлеге сынлы композицияне сез Г. Камал ис. Татар дәүләт Академия театры каршындагы мәйданда күрә аласыз.

«Казан песие» («Кот Казанский»)  ̶  2009 елда урнаштырылган патша позасында ятучы таза песи композициясе. Ул Екатерина Икенченең Санкт-Петербургтагы биләмәләренә җибәрелгән песиләр хөрмәтенә куелган. Бервакыт Екатерина Икенче Казанга килеп, шәһәрдә тычканнар булмавын сизгән һәм Казан песиләрен үз сараена да урнаштырырга боерган. Песиләр патшабикәнең теләген үтәп кенә калмый, танылган эрмитаж песиләре династиясен башлап җибәрәләр. Сүз уңаеннан, династия вәкилләре әле дә Эрмитажда яши. Бу композиция белән дә бәйле ышану бар: имеш, песине кочакласаң, теләгең кабул була. Сынлы композициянең авторы  ̶  Игорь Башмаков. Песине Казан үзәгендә урнашкан Бауман урамында очрата аласыз.

Карл Фукс һәйкәле 1997 елда Фукс бакчасында урнаштырылган. Авторлар  ̶  Андрей Балашов һәм Игорь Козлов исемле скульпторлар. Танылган галим, табиб, тарихчы, Казан университеты ректоры булган Фуксны Казанда хөрмәт иткәннәр. Шуңа да үлеменә 50 ел тулуга багышлап, аның исемен мәңгеләштерергә булганнар. Һәйкәл Фуксның үз зурлыгы белән бертигез, диләр. Белемле, акыллы, тормышны яратучы икәне Фуксның һәйкәленнән үк күренә. Ә иң кызыгы шунда: һәйкәл үзендә берәү дә җавабын төгәл белми торган табышмак яшерә! Фукс тотынып торган таякның башында бер баш сурәтләнгән. Кемдер әлеге башны скульпторларның берсенеке дип сөйли, ә кемдер башны Казанның шул еллардагы мэры Шамил Исхаковныкы итә.

Екатерина Икенченең каретасына һәйкәл патшабикәнең 1767 нче елда Казанга утырып килгән каратесының копиясе булып тора. Ул килүендә Екатерина Икенче кунак булганы өчен рәхмәт йөзеннән Казанга каретасын бүләк итә. Карета хәзерге көндә Татарстан Республикасы милли музеенда саклана. Ә һәйкәл Бауман урамында урнашкан. Аны башкала кунакларының аеруча да яраткан һәйкәле дип атап була. Казанлылар әйтүенчә, каретага утырып фотога төшү  ̶  яхшы гамәл.

«Гашыйклар эскәмиясе» яки «Дуслашу эскәмиясе» 2013 елда Петербург урамындагы паркта, ягъни «Сукно бистәсе» метростанциясе янында барлыкка килә. Эскәмия гадәти булмаган формага ия: ул сынган кебек һәм уртадан бөгелеп тора. Шуңа күрә ничек кенә утырсалар да гашыйк парлар гел бер-берсе янында булалар. Эскәмиянең аркасы зур кызыл йөрәк белән бизәлгән. Бу аны эзләп йөргәндә табу өчен яхшы билге булып тора.

Мәхәббәт темасын дәвам итеп, «Гашыйклар аркасына» тукталабыз. Әлеге арка Лобачевский урамы ягыннан Черек күл паркына керү юлында урнашкан. Проект авторы билгесез, арка ХХ гасырның 30-елларында төзелгән. Истәлекле урынның үзенчәлеге шунда: арканың формасы эллиптик, шуңа күрә ул үзенчәлекле акустикага ия. Әгәр арканың ике ягына ике кеше басып сөйләшсәләр, аларның сөйләшүен үзләреннән башка берәү дә ишетми. Шуңа күрә бу гашыйкларга сөйләшү өчен менә дигән урын булып тора.

Акча янчыгына һәйкәлне профессиональ скульптор түгел, ә тимер-бетон эшләнмәләр заводында эшләүче гади кешеләр ясаган, диләр. 2000 елда эшләнгән һәйкәл төрле җирләрдә торырга өлгергән. Бүген ул Юдино бистәсенең вокзал яны мәйданын бизи. Акча янчыгына куелган һәйкәлне күреп, күпләр аптырашта кала: аның идеясе нинди соң? Берәүләр аны кесә каракларыннан сакланырга кирәк икәнне әйтеп тора дип уйлый, ә икенчеләр һәйкәл идеясен «Вакыт – акча» дигән гыйбарәгә бәйләп аңлата. Әйтергә кирәк, әлеге һәйкәлнең аналогы Амстердамда күптән бар икән инде.

Илгиз ШӘКҮРОВ