Кече институтта яңа уку елы башланды

28 сентябрь көнне Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Казан мәктәпләре һәм гимназияләренән килгән укучылар Кече институтта яңа уку елы башлану тантанасына җыелды.

Кече институт деканнары Татьяна Сергеевна Пименова һәм Гөлфия Расилевна Гайнуллина укучыларга Кече институт структурасын, аның биш еллык тарихын, сайтын, октябрь аена эш планын тәкъдир иттеләр. Татьяна Сергеевна Пименова институтыбызда тиздән бучачак укучылар өчен конференцияләр хакында,  рус теле һәм чит телләр факультеты турында сөйләгәннән соң, быел татар теле факультеты укучылары  өчен  дә  инглиз теле дәресләре булачагын әйтеп үтте. Гөлфия Расилевна Гайнуллина үз чыгышында Кече институтта тәрбияләнеп, инде олы институтның магистратурасында, бакалавриатының югары курсларында гыйлем алучы укучылар белән горурлануын белдерде: “Безнең бусаганы атлап кергән укучы бездән китми инде ул!”. Узган ел татар теле факультеты дәресләренә йөргән 10 укучының 7-се быел беренче курста укый икән.  Гөлфия Расилевна Кече институтта укытучы дәрәҗәле мөгаллимнәребез Кириллова Зоя Николаевна, Мөгътәсимова Гөлназ Ринатовна, Сәгъдиева Рамилә Камилевна белән таныштырды. Мөгаллимнәр, укучыларны сәламләп, алар белән тыгыз эшләргә әзер икәнлекләрен белдерделәр. Казан мәктәпләреннән килгән укытучылар 8 сыйныф укучылары белән татар теле һәм чит телләр факультетына ике көн рәттән йөрергә теләкләре барлыгын җиткерделәр.

Кече институт, гадәттәгечә, октябрь аеннан башлап апрель ахырына кадәр чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кичке дүрттә мәктәп укучыларын дәресләргә чакырып кала.

Чыганак: http://media.kpfu.ru/news/kece-institutta-ana-uku-ely-baslandy-beznen-busagany-atlap-kergn-ukucy-bezdn-kitmi-inde-ul