Кем белән хезмәттәшлек итәбез?

IMG_1127

Бүген, 4 май көнне “Татарстан- Сычуань” бизнес-форумының пленар утырышында Россия һәм Кытай вәкилләре хезмәттәшлек турында фикерләште. Кытайдан килгән кунакларны иң беренче чиратта, ресурслар белән тәэмин итүне киңәйтү һәм фәнни алмашу программаларының үсеше һәм хезмәттәшлек кызыксындырганы форумның сәламләү сүзләрендә бер генә тапкыр яңгырамады.

IMG_1120

Һәр көнчыгыш дәүләте сыман, коммунистик Кытай да чит ил партнерларын зур саклык белән сайлый. Кытай белән булачак проектлар перспектив күренә. Көньяк-көнбатыш нефть университеты вәкиле госпожа Даи Леи төзелеп килә торган үзара мөнәсәбәтләрне болай дип сыйфатлады: “Без Россия белән хезмәттәшлеккә әзер. Беренче чиратта бу студентлар һәм академик алмашу. Безнең университет КФУга үз студентларын җибәрергә һәм Сезнекеләрен кабул итәргә әзер. Безгә инженер юнәлешне үстерү дә кызык. Кешеләр саны һәм сроклар турында соңрак сөйләшеп бетерербез, әмма бу теләсә нинди саннар да булырга мөмкин. Катгый лимит юк.”

IMG_1156.fdf

Тиздән алмашу программалары Сычуань Университеты белән дә киңәйтеләчәк. Дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешүләрне бүген КФУ ректоры Илшат Гафуров, тышкы хезмәттәшлек буенча проректор Линар Латыпов һәм шулай ук Сычуань провинциясенең ике эре университеты вәкилләре имзалады.

Очрашу югары дәрәҗәдә үтте. Татарстан Республикасы ягын анда Премьер-министр Илдар Халиков, ә Кытайдан, Кытай коммунистлар партиясе Сычуань провинциясенең партия комитеты сәркатибе господин Ван Думин катнашты.

IMG_1190

Сәламләү сүзендә Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, Сычуань провинциясе вәкилләре белән әлеге очрашу җиденчесе, хезмәттәшлек кырлары киңәя. Аның сүзләрен алга таба хезмәттәшлекне үстерүне кирәклеккә басым ясап, кытай коллегасы дәвам итте.

IMG_1207

Төбәккә килүгә, кытай бизнесменнары сәнәгатьне генә инвестицияләми, алар берүк вакытта инфраструктураны да модернизацияли. Юллар төзи, труба үткәргечләр, мәктәпләр һәм укыту үзәкләре сала. Мәсәлән, 2015 елда Hier компаниясе  КФУның Яр Чаллы институтында укыту үзәген эшләтеп җибәрде. Берничә йөз квадрат метрлы территориядә компания үз җиһазларын һәм технологиясен урнаштырган.

Шунысын да әйтеп китү урынлы булыр: Кытай вәкилләрен Казанга бер генә визиты да КФУны килеп күрүдән башка узмый. Бүгенге чара да искәрмә булмады: килешүне имзалаганнан соң делегация Казан университеты тарихы музеена юнәлде. Ул беренче чиратта кунаклар өчен бу уку йортында үз эзен калдырган Владимир Ульянов-Ленин исеме белән кызыклы.

IMG_1234