Кем ул диджей?

Соңгы арада диджей профессиясе көннән-көн популярлаша. Винил осталарына карап, төрле кичә-бәйрәмнәр романтикасына һушлары китеп, мәктәп укучылары да  диджей һөнәренә өйрәнергә тели. Моңа бер дә аптырыйсы түгел, чөнки диджейлар чын мәгънәсендә теләсә нинди чараның бию мәйданы йолдызы, кичәләрнең төп геройлары, яхшы кәеф тудыручы тылсымчылары булып торалар. Күп яшьләр өчен бу һөнәр хыялларның хыялы булып кала.

Үз ритмыңны булдырып, аның астына котырып чыккан яшьләр “көтүе”н биетүдән дә яхшырагы бармы соң? Игътибар үзәгендә булганың өчен акча аласың, кичәләрдә күңел ачасың, диджей дигән сүзне ишеткән яшь кызлар дулкынлана башлый – болар чыннан да дөрес.  Һөнәрнең катлаулылыгы да юк төсле.  Берсе артыннан берсе яраткан моңнарны куеп баруның ни авырлыгы бар?  Тик бу беренче карашка гына.   Диджей композиция артыннан композиция кую белән генә шөгыльләнми.  Бер композицияне куйганда колакчыннары аша ул инде монысыннан соң яңгыраячак башкасын тыңлый, аннан шул ике көйне (җырны, моңны), ритмнары буенча туры китереп, синхронлаштырырга һәм бербөтенгә кушарга тиеш. Шул очракта бер агыштагы музыка барлыкка килә. Диджейның төп  эше  нәкъ шуңарда чагыла да.  Аннан бигрәк музыкаль  слух (ишетү) һәм техника белән эш итү мөһим.  Яхшы хәтер дә кирәк. Чөнки исәпсез-сансыз музыкаль өзекләрне, җырларны  хәтердә калдырырга тиеш. Андый музыкаль хәтер еллар үтү белән генә килә. Яңалыклар белән кызыксыну, гаять зур күләмдә төрле-төрле музыка тыңлау  да аның эше.

Кире яклары

Сәламәтлектән башлыйк. Берәрсе диджейны көн яктылыгында күргәне бармы? Сирәктер.  Шау-шулы эш төненнән  соң йокы туйдыру белән дә бәйле түгел бу. Чынында исә аларның хәлләре көндез бик мөшкел була. Шуңа өйләрендә җәнлекләр сыман посып яталар.

Ишетү сәләте белән проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Гадәттә диджейның аппаратурасы дөбер-шатыр килгән колонкалар янында урнашкан, анда инде нинди көчле тавыш яңгыраганын һәркем белә. Андагы тавышта музыканы ишетергә, композиция һәм трекларны үзара туры китерергә кирәк. Әйткәндәй, Британиядә  хәтта махсус программа буенча тавышсыз дискотекалар оештырганнар. Биергә теләүчеләр чыбыксыз наушниклар киеп бии. Британиянең Аbove & Beyond төркеме егетләре исә  сәхнәгә берушисыз (беруши – махсус колакчыннар) чыкмый да. “Әгәр безнең музыка йогынтысында сезнең ишетү сәләте бозылса – без аны кире кайтара алмаячакбыз. Без андый җаваплылык алырга әзер түгелбез…”– дигән алар.

Куе төтен (тәмәкедән дә, төтен машиналарыннан да), даими рәвештә җем-җем итеп торган стробоскоплар, күзгә бәрүче төрле төстәге лазерлар, һәрчак тонык ут – боларның бары да берничә ел актив концерт эшчәнлегеннән соң диджейның сукыраюына китерергә мөмкин.

Карт һөнәрме?

Беренче тапкыр диск-жокей сүзе 1935 елда Америка комментаторы Уолтер Уинчелл тарафыннан яңгырый.  Ул бу сүзне беренче диджей, радиотапшырулар алып баручы Мартин Блокка карата куллана. Соңрак бу сүзтезмә DJ аббревиатурасы буларак языла башлый, диджей эше исә диджеинг дип атала.  Киң билгеле диджейларның берсе Томас Лодж була. 1964 елда ул беренче тапкыр диджей һәм Бөек Британиянең Радио Каролина беренче оффшор пират радиостанциясе тапшырулары директоры була. Ул “Дөньяны селкеткән кораб” («Корабль, который покачнул мир») исемле китабында анда үткәргән вакытны тасвирлый. Диджей буларак, Лодж әле ул кадәр билгеле дә булмаган Битлз төркеменнән эксклюзив интервью ала. Кайчандыр Пол Маккартни диджей Лодж үзенең хезмәте өчен рыцарь титулы алырга тиеш иде дигән фикер дә белдергән. ЮНЕСКО карары буенча, 2002 елдан алып  9 мартта диджейлар көне билгеләнә.

Безнең татар диджейлары арасында сораштыру үткәрдек.

Ничек диджей булдыгыз?

Алисә Замалиева: “2012 елның сентябрендә “Татар радиосы”ннан кастинг турында ишеткәч, радионың автоҗавапкайтаргычына шалтыратып, үзем турында мәгълүмат калдырдым, тик бер айлап, радиодан бер хәбәр дә булмады. Шуннан, бар үҗәтлегемне җыеп, “нишләп әле миңа шалтыратмыйлар?”, -диеп тагын бер кат шалтыратып, үзем турында информация калдырдым. Шуннан соң эфирларга чакыра башладылар һәм эшкә дә алып куйдылар. Паралель рәвештә 2 югары уку йортында укып эшләгәч кайчакларда бераз авыррак та булды, тик эфирга килгәч барлык борчу-мәшәкатьләр онытыла кебек иде”.

Айсылу Лерон: “Бер ямьле җәй көнне көтмәгәндә радиодан шалтыратып тавышымны яздырып карарга  чакырдылар, аннары эшкә дә алдылар. Беренче эфирым әле дә истә… Булат Бәйрәмов белән төнге тапшыруны бергә алып бардык, ул мине эш пультының ин кирәкле төймәләре белән таныштырып чыкты. Икенче тапкыр Әбри Хәбриев белән эшләдек, алга таба инде эфирга үзем чыктым”.

Айваз Садыров: “Кечкенәдән радиода эшләячәгемне белдем. Өченче класста, ике магнитофон кушып, берсендә җырлар куеп, икенчесенә яздырып, өйдәгеләргэ сәлам җибәреп утырганым хәтердә. Аннары укырга кергәч Арча радиосына кунакка йөри башладым, ничек эшләгәннәрен күзәтеп, алып баручылар белән таныштым. Шул елларны “Яшьләр радиосы” дип аталган интернет радио да ачып җибәрдем. Алга таба Арча радиосында эшләп алдым, аннары “Татар радиосы”на юл тоттым. Арча радиосында эшләгәндә үк, Татар радиосында булачагымны белә идем. Шуңа күрә минем киңәш-хыялланыгыз”.

Гүзәлия Гыйниятуллина